ВАТАН ХАКЫНА бәйгесе | Ир-егет – илнеке

“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте. Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.

«Ватан хакына»: газетабыз яңа зур бәйге игълан итә

«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясенә

     Ир-егет – илнеке, диләр өлкәннәр. Әйе, мин тулысынча килешәм. Туган илне, Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Илексаз авылы егете Фәрхетдинов Илназ Илнур улы да махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк илебез сагына басты.

Хәзерге вакытта да ул махсус хәрби операциядә, кыска вакытлы отпуск вакытында туган мәктәбенә килергә һәм бу юлны шәхси үрнәгенә бәйләп сөйләргә ярата. Яугир укытучыларына мең рәхмәтле. Аларның дөрес тәрбиясе егеткә тормышта үз урынын табарга ярдәм иткән, ир-егетләргә хас булган кыюлык, батырлык, ватанпәрвәрлек, туган илне сөю кебек сыйфатлар да әти-әнисе һәм укытучыларының тәрбиясеннән килә, минемчә. Милләтпәрвәрлек, туган ил белән горурлану хисләрен безнең канга мәктәптә укыганда ук сеңдерделәр, ди егет.

Авылдашым Илназ абый турында түбәндәгеләрне әйтә алам. Кечкенәдән бик актив, тырыш егет була: энесе Илһам, сеңлесе Айназ өчен ул – терәк. «Мин булдыра алмыйм», «килеп чыкмас», «бармыйм», «эшләмим» дигән сүзләрне аңардан беркайчан да ишетмисең. Ә иң мөһиме, ул һәрчак шат күңелле. Нәрсәгә генә тотынса да, аны, зур тырышлык салып, ахырына җиткерә. Авылыбыз Илексаз мәктәбендә белем алды, «4ле» һәм «5ле» билгеләренә генә укыды. Бу – әтисе Илнурның, әнисе Алсуның, әби-бабасының дөрес тәрбиясе нәтиҗәсе, чөнки күркәм сыйфатлар иң беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнә. Һәм шулай ук минем өчен зур горурлык: ул –  әнием Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының укучысы. Илназ авылдагы барлык чараларда актив катнашты, спортны бик яратты. Иң яраткан фәне дә физик тәрбия иде. 2016 елда ул Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлап, Сарман аграр көллиятенә укырга керде. 2019 елда Илназ Илнур улы аны уңышлы тәмамлады. 2020 елның 26 октябрендә ул, контракт төзеп, ике елга армия сафларына китте.

– Кеше дигән исемеңә тап төшермичә, исән-сау әйләнеп кайтуыңны телим. Илләр-көннәр тыныч булсын, армия хезмәтең җиңел һәм тиз үтсен. Сау-сәламәт булып, җаваплы бурычыңны лаеклы башкарырга язсын. Аллаһы Тәгалә сине ярдәменнән ташламасын, исән-имин туган йортыңа әйләнеп кайтуларыңны насыйп кылсын», – дип, дуслары, туганнары аны озатып калды.

Тугыз ай буе карынында йөрткән, кадерләп үстергән, салкыннарда туңдырмаган, эсседән саклаган сабые инде илне сакларлык ир-егет булып өлгерсә дә, әнисе өчен ул иң элек бала булып кала. Елыйсы килгәндә дә елмаерга өйрәнгән Алсу сер бирми. Үзе мондый сынаулар күрмәгән буынның газиз баласын сагынудан чәчләре агарса да, куенына алып бер кочарга, иркәләп назларга тилмерсә дә, улының илен, Ватанын саклаулары белән горурлана ул. Бөркеттәй егет үстергән әниләр шундый инде алар!

Илназ Фәрхетдинов контракт төзүен менә ничек искә ала.

– Армиягә китү нияте белән хәрби комиссариатка килгәч, элиталы гаскәрләрдә хезмәт итү өчен контракт төзергә булдым. Тиз генә хезмәтемне тәмамлап, укуымны дәвам итәрмен, – дип уйлаган идем. Ләкин махсус хәрби операция башланды һәм мин бүгенге көнгәчә артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итәм. Анда командир вазыйфасын башкарам. Безнең алга төрле бурычлар куялар, вазгыятькә карап, аларга үзгәрешләр дә керткәлибез.  Хезмәт итүне авыр да, җиңел дә дип әйтә алмыйм, төрле чаклар була. Бу минем дүртенче кайтуым инде. Якыннарым сагынып көтеп алдылар, беренче кайтканда, китәсе килмәгән иде, хәзер ияләштем. Якыннарым белән көн саен диярлек аралашып торам.

Хәрби бурычын үтәгән яугир үзенең батырлыклары турында кыскача гына сөйли. Җирле халыкны ничек коткарулары, сугыш кырында күргән авырлыклары турында сөйләгәндә, һәр кешенең күзләренә яшь тыгылыр иде, минемчә.

Сораулар күп: яшәү шартлары, хәрбиләрнең бер-берсенә ничек ярдәм итүләре, буш вакытларын ничек үткәрүләре, туган якны һәм туганнарны сагыну авырлыкларын ничек җиңүләре – барысын да беләсем килә. Ләкин Илназ, махсус хәрби операция зонасыннан кайткан башка егетләр кебек, анда булган вакыйгалар турында аз сөйли. Җаваплары да төгәл һәм җитди. Үзе әйтмешли: «Без 3 минут белән исәпләшеп өйрәнгән, бар эшне дә 3 минут эчендә башкарырга күнеккән», – ди. Кыскасы, чын ирләрчә.

Аның түшендә балкыган медальләргә күз төшми калмады, алар турында да сорыйсым килде. IV дәрәҗә «Георгий тәресе» аерымлык билгесе, Жуков, «Хәрби хезмәттәге аерымлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре батырлыклар өчен бирелгән бүләкләр икән.

Батыр якташ хәзерге буын егетләрен физик әзерлекле булырга, үзләрен мәктәп елларыннан ук армия хезмәтенә әзерләргә чакыра.

– Һәр ир-егет армиядә хезмәт итәргә, бу сынау һәм чыныгу чорын үтәргә тиеш. Армия шартларында тормышның, якыннарыңның кадерен ныграк аңлый башлыйсың. Армия егетләрне кыю ирләр итеп тәрбияли, – диде яугир.

Әнием укучысы турында менә ничек искә ала: «Укучым Илназ, башка укучыларым кебек үк, һәрчак алгы сызыкта булды. Йөземә кызыллык китергәнен бер дә хәтерләмим. Күпбалалы сыйныфтан соң миңа 3 кенә бөртектән торган (ике Рүзилә һәм Илназ) класс бирделәр. Башымда мең төрле уй кайнады: сыйныф белән ничек җанлы тормыш алып барырга? Ә алар бик акыллы, тиктормас, җанлы укучылар булып чыктылар. Биедек тә, театр да куйдык, ярыш-бәйгеләрдә катнаштык. Илназ мәктәп елларында Клара Булатова премиясе лауреаты булды. Спорт сөюче егет булып авылда, районда, республикада танылды. Авылда һәр өмәдә башлап йөрүче ул. Инде менә контракт белән ничә ел хезмәттә! Һәр көн саен гаиләсе, әби-бабасы, туганнары белән хәбәрләшеп тора. Миңа шалтыратып, хәл сорарга да вакыт таба ул. Мең рәхмәт, Илназ».

Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын иде. Әти-әнисен, әби-бабасын, туганнарын исән-сау кайтып сөендерергә, үз гаиләсен төзеп, бәхетләргә төренеп яшәргә язсын иде аңа. Рәхмәт фәрештәләре аны озатып йөрсеннәр.

Гүзәл Хәлиуллина.

Илексаз авылы

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү