Сабан туе һәм балачак…

Нигезенә нинди генә мәгънә салынса да, үткәрелүен сабан белән бәйләсәләр дә, ул – күбрәк балачак бәйрәме. Безнең чорда бөтенебез өчен Сабан туе һәм Яңа ел тиз генә килеп җитмичә тилмерткән һәм бик тиз үтеп китеп, моңсулаткан төп ике бәйрәм иде. Шулай булды, шулай булачак, дияр идең, бүгенге балалар өчен бәйрәмнәр тансык түгел, алар инде аны безнең буын кебек дүрт күзләп көтми дә дип беләм.

Бүгенге балалар безнең кебек беркатлы түгел, алар өчен Сабан туенда да инде шаккатыра, сөендерә торган «мөгез»ләр сирәк. Битарафлык түгел бу. Хикмәте, сәбәбе башкада. Без бала чакта аны матур, яңа күлмәкләр кию өчен көтә башлый идек. Хәзер инде бала-чага көндәлек Сабан туена барырдай киемнән йөри. Матур күлмәк кию өчен бәйрәм көтәсе юк. Район Сабан туенда бар халык бергә, этешеп-төртешеп, туңдырма алып ашауның да тәмен, сөенечен алар аңлый алмый инде. Бүген һәр кибеттә ел әйләнәсе төрледән-төрлесе булган туңдырма, безнең чордагы кебек, елга берничә (ала алсаң, берсе – Сабан туенда, калганы шәһәргә бара калсаң) ашаган чактагы кебек сөенечкә әйләнә алмый шул.

Әле безнең балалар кечкенә чакта, бәйрәмдә аларны кызыктыра торган әйберләр булган икән. «Без аннан дисклар җыеп кайта идек», – дип искә ала кызым. Ә улым… баруга, хәләл шашлык эзли башлый иде (ул елларда өйләрдә шашлык пешерү гадәте юк. Аны шул эшмәкәрләр Яңа ел һәм Сабан туенда гына сата). Әнә шул һәр ике бәйрәмдә дә, хәләл шашлык алуга, ул: «Әйдә, кайтыйк инде», – ди башлый… Шашлыкны бөтенебез бергә, өйдә бәйрәм итеп ашау гадәт иде. Шуңа күрә күп кеше әле бәйрәмгә барганда, без инде кайта идек. Шашлык та гадәти ризыкка әйләнде, гадәти көннәрдә дә ашаган авыл баласына анысы да тансык түгел…

Үз чорында баллы мамыклар, попкорннар, уенчыклар, батутлар белән дә, квадроцикл, кечкенә үзйөрешле машиналар, пони, дөяләрдә йөртүләр дә, яңалык булганда, бик популяр иде. Балалар әле дә, дөягә утыртмадың, дип искә ала. Ул елны балалар кечкенә иде, үзләрен генә утыртасы булгач, курыктым шул. Икенче елга утыртырмын дигән идем – аннан соң килми башладылар.

Кызык, бүген балаларны Сабан туйлары нәрсә белән кызыктыра икән? Бөтен нәрсә таныш, бөтен нәрсә дә көндәлек, гадәти… Шул яңа төр уеннар белән мавыксалар гына инде. Алай дисәң, әле дә мәйданда чүлмәк вату, әйбер кисү, йөгерешкә бару ише уен-ярышлар игълан ителсә, кечерәк балалар су буе чиратка тезелә. Өендә мең дә бер шундый уенчык яки әйбер булса да, ота калса, кош тоткандай, сөенеп чыга. Күрәсең, үзләре «эшләп» алган бүләкләр бүгенге балалар өчен дә кыйммәтен югалтмагандыр әле. Бүләк дигәннән, сабый чакта капчык сугышында алган чәй сервизының тартмасын улым кайткач ук бозып куйган иде. «Нигә алай иттең?» – дигәч, «Башка кешегә бүләккә бирмәсеннәр өчен», – дип көлдергән иде. Ничә еллар карап кына торган идек ул сервизны.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү