Эшкә яки укырга даими рәвештә җәяү йөрү кешенең психик сәламәтлеген яхшырта. Бөекбритания белгечләре әнә шундый нәтиҗә ясаган. Җәмәгать транспортында йөрү бәясенең артып торганын искә төшерсәк, җәяү йөрү акчаны янга калдыру ысулы да булып чыга әле.
2010 елда автобуска утырып, Казанны әйләнеп кайтыр өчен 18 сум да җиткән. Трамвай – 12, ә троллейбус белән метрода йөрү бәясе 15 сум булган. Хәзер автобуска утырасыңмы, метрода барасыңмы, трамвай яки троллейбуста җилдерәсеңме – барысында да юл өчен 43 сум акча түлисе. Эшкә яки укырга барып кайтам дисәң дә, кимендә 86 сум акча кирәк дигән сүз бу. Бер көнгә бит ул! Иртәрәк торып, җәяү йөрерлек. Хәер, Казаныбызда андый кешеләр юк түгел.
Илсур Шәфигуллин Казан милли тикшеренү техник университетының (КАИ) 3 нче курсында укый. Тулай торакта яши, анысы Казанның Ершов урамында урнашкан. Менә инде бер елга якын уку йортына җәяү йөри ул. «Сәламәтлек өчен дә файдалы, акча да янга кала», – ди студент.
– Безнең уку йортының биналары Казан буйлап таралып урнашкан. Беренче курста һаман Фатыйх Әмирхан урамында урнашкан бинага йөреп укыдык. Тулай торакның мин торганы Николай Ершов урамында. Ара ерак, автобус белән йөрдем. Йоклап калган чакта дус егетләр белән, җыелышып, такси чакырта идек. Беренче курста рәхәт бит – әти-әни «түли», – дип уртаклашты Илсур.
Беренче курсны уңышлы тәмамлап, имтиханнарны тапшыргач, бер кибеткә йөк бушатучы булып эшкә урнаша ул. Әти-әнисе дә каршы килми: егет кеше теләсә кайсы эшне башкарып чыгарга тиеш. Бераз акчасы да булыр, диләр. «Үзем акча эшли башлагач, акчаның кулга озак «керүен» һәм бик тиз тотылып бетүен аңладым», – ди ул, көлеп. Ике ел автобус тукталышын таптаган егет, 3 нче курс башлануга, укырга җәяү йөри башлый. Уку йорты белән тулай торак арасы да якыная: алар Карл Маркс урамында урнашкан бинага укырга күчәләр.
– Акча кадерен аңладыммы – укырга гел җәяү йөрисе иттем. Бергә торган иптәш егет тә миңа иярде, – ди әңгәмәдәшем. – Тулай торактан уку йортына барып җитәргә күп дигәндә ярты сәгать вакыт китә. Янда иптәш булгач, ул вакыт гомумән тиз уза. Иртәнге парга сәгать 7 дә торып чыгып китәбез. Йокының туячагы юк, ә менә акча янга кала. Сәламәтлеккә дә зыяны юк. Иртән барганда, кайсы гына җәмәгать транспортына утырма – шыгрым тулы була. Анда утыру түгел, басып барырга да урын булмый. Шуңа күрә җәяү йөрүнең уңай ягы – беркем сине этми, төртми.
«Кышкы буранда да җәяү йөрдегезме?» – дигән сорауга: «Буранда без укырга барып тормадык», – дип көлеп җавап бирде Илсур.
Фаил Гыймадовны күпләр «Болгар радиосы» алып баручысы дип белә. Баксаң, әле ул велосипедта йөрергә дә ярата икән. Ике көпчәкле атына утырып, эшкә баруны гадәткә керткән ул.
– Эшкә көн саен диярлек велосипедта йөрим. Тыгыз яки ашыгыч эшләрем булмаса, сәпиткә атланам да чыгып китәм. Эшкә бару һәм кайтуны исәпләсәк, көн саен 20 чакрымнан артык юл үтәм.
Фаил абый гади велосипедта йөри. Үзе әйтмешли, «артык-портык җире булмаган гади сәпит ул».
– 11 мең сум тора иде, ташлама белән 9 мең сумга төште дип хәтерлим. Велосипедны алганга да хәзер инде 6–7 ел бардыр. Аллаһка шөкер, шунда йөреп торам әле. Мин аны бик кумыйм, җайлап һәм саклап кына йөрим. Биек таулардан этеп кенә менәм, сикәлтәләргә кермәскә, атып бәрмәскә, сипләрен майлап йөрергә тырышам. Күп йөрсәң, 3–4 елдан велосипедлар искерә бит. Ә мин һәр көн, хәтта кыш көне дә йөргәлим. Буранлы көннәрдә дә эшкә баргаладым, тик этеп кайтырга туры килгән көннәр дә булды – сукмакларны кар көртләре каплаган иде.
Велосипедта йөрер өчен бернинди белешмә дә, кәгазь дә кирәкми. Ягулык бетә дип тә кайгырасы юк. Аягыңның көче булса, утыр да кит. Әнә шул шигарьне өлге итеп алган Фаил Гыймадов.
– Сәпитнең уңай яклары күп инде. Беренчедән, «бөке»дә утырмыйм. Дүшәмбе һәм җомга көннәрендә иртән эшкә барганда, бер-бер артлы тезелгән машиналарны һәм йөртүчеләрен жәлләп китәм. Икенчедән, физик хәрәкәт. Кемнәрдер акчасын түләп, залга бара, велотренажерларда шөгыльләнә. Ә минем бер эшкә барып кайтуым да шуңа тиң буладыр, мөгаен. Өченчедән, штраф килми. Бер вакыт машинага утырырга туры килде. Шул ук көнне берничә штраф килеп төште. Ничек эләккәнмен – белмим. Ә велосипедта йөргән өчен бер генә штраф хатының да килгәне юк әле.
«Работа.ру» һәм «Сбер Авто» сервислары тикшеренүләреннән күренгәнчә, Россиядә эш урынына барып җитүнең иң популяр ысулы булып җир өсте җәмәгать транспорты санала. Сораштырылучыларның 27 проценты автобус, троллейбус һәм трамвайны сайлый. Популярлык буенча икенче урында шәхси автомобиль тора – респондентларның 23 проценты нәкъ менә шулай хәрәкәт итүне өстен күрә. Сораштырылучыларның 16 проценты эшкә җәяү йөри. Метро – тиз һәм уңайлы транспорт төре, эшкә йөрүче халыкның 13 проценты аннан файдалана.
Рәйдә Фәезова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat