Поезд пассажирларына тәрәзә ягына карап түгел, бәлки ишек ягына, плацкартта – чыгу ягына таба карап ятарга киңәш итәләр. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә. “Россия тимер юллары” хезмәткәрләре Брянск өлкәсендә күпернең пассажир поездына җимерелеп төшүеннән соң иминлек кагыйдәләрен яңарткан.
Шулай итеп, хәзер проводниклар поезд пассажирларыннан тәрәзәгә карап ятмаска киңәш итә. Аерым алганда, Брянск өлкәсендәге фаҗигадән соң икенче көнне үк Климов-Мәскәү маршруты буенча юлга кузгалган поездда шундый күрсәтмәләр бирелгән. Проводник агентлык хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, тимер юл хезмәткәрләре өчен өстәмә инструктаж үткәргәннәр.
Исегезгә төшерәбез: Климов шәһәреннән Мәскәүгә баручы 86 нче пассажир поезды өстенә, автомобильләр һәм йөк машинасы белән бергә, күпер җимерелеп төшкән. Фаҗига 1 июньгә каршы төндә булган. 7 кешенең гомере өзелгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, кимендә 104 пассажирга зыян килгән. 64 кеше, шул исәптән 4 бала хастаханәләрдә дәвалана.
Тикшерү комитеты башта Брянск һәм Курск өлкәләрендә күпернең җимерелү сәбәбен, шартлау, дип белдергән иде. Әмма соңрак Тикшерү комитетының телеграм-каналларында, шартлау сүзе юкка чыгып, “күпер җимерелү сәбәпле” дип кенә яздылар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat