Әлмәт районы Ямаш авылында “Святой родник”ны төзекләндерүгә 5 миллион сумнан артыграк акча биреләчәк. Әлеге проект “Татнефть”нең хәйрия фонды гранты һәм җирле бюджет акчасына гамәлгә ашырылачак, дип яза “KazanFirst”.
Чишмә әби патша заманыннан – 1729 елдан бирле мәгълүм икән. Елның-елында Кач ману көнендә, купельдә су коену, изге су алып китү өчен өчен, бирегә җирле халык һәм Татарстанның төрле шәһәрләреннән кунаклар җыела. Православие бәйрәмнәре вакытында чишмә янында төрле чаралар уздырыла.
Хәзерге вакытта чишмәнең корылмалары сүтелә. Киләчәктә биредә ябык купель пәйда булачак. Эшләрне ноябрь азагына төгәлләү күздә тотыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat