«Ашказаны баш миенә караганда акыллырак. Ашказаны зарарлы, агулы булганны, кирәкмәгәнне кире чыгара. Баш мие исә барын да йотып бара». Моны Чыңгыз Айтматов әйткән диләр. Баш миенең саклану рефлексы булмаганлыктан, кеше заты буш сүз, ялган, гайбәт һәм төрле пропаганда алдында бөтенләй дә көчсез. Соңгы «ризык» исә барыннан да хәттәррәк. Баш миенең аны сеңдереп, үзләштереп баруы, фикер төрлелеген юкка чыгарып, гавамны берьяклы караш белән генә туендырып торучылар өчен бал да май. Мәсәлән, шул ук фашизм, төрле диктатуралар ничек ярала? Башта власть халыкның аңсыз өлешен (ә ул һәрчак зуррак) мәгълүмат чаралары аша үзенә ышандыра, ә аннан соң акылы булганнарның шәпләп авызын томалый. Бу хәл, үз чиратында, ул илдәге хакимияткә теләсә нинди авантюрага, җинаятькә юл ача, хәер-фатиха бирә. Төрле глобаль фаҗигаләр нәкъ шулай башлана да.
Халыкның аңсыз өлеше зуррак, дидек. Нәкъ шуңа күрә зурдан алганда, властьны бәлки гаеплисе дә түгелдер ул. Ул һәр очракта да гавамдагы уйсызлыкка, битарафлыкка, гыйбадлыкка таяна бит. Халыкның күпчелеге ризасызлык белдерми, «миннән бер нәрсә дә тормый» дип яши икән, власть ник азмаска тиеш соң әле. «Власть хакимне боза, абсолют власть абсолют дәрәҗәдә боза». Гавам рөхсәт иткәч, тыймагач, боза инде, ник бозмасын. Хаким дә кеше бит, көн тудымы, тирә-ягындагы куштан, яраннар: «Син – даһи, бар кылганнарың да дөрес, тәхеттән китә генә күрмә, ил харап булачак», – дип торгач, мәгълүмат чаралары дифирамблар җырлагач, ул үзенең мессия икәненә, алыштыргысызлыгына чын-чынлап ышана башлый. Яраннар үзләре эчтән уйлаганны: «Син китсәң, безне дә абзар себеркесе белән себерәчәкләр», – дип әйтә алмый бит инде. Хакимият ул – яраннар өчен дә дивидендлар ишелеп килеп торган урын, иң татлы ризыклар белән тулы өстәл, аның артыннан ничек торып китмәк кирәк. «Корольне яраннары ясый» гына түгел, аны яраннар һәм билгеле бер дәрәҗәдә аңсыз, һәрчак адашырга, исерергә, гипнозга әзер гавам да ясый. Ясый гына түгел, соңыннан аңа табына да әле.
Күптән билгеле факт: аек, сәламәт акыл һәм мантыйк – азчылык сыйфаты. Аерым затларның акыл, фикерләү дәрәҗәсе шундый, аңа карыйсың да: «Ходай моңа баш миен зрә биргән, арка мие дә бик җиткән булыр иде», – дисең. Без кайчакта совет чорының соңгы ике-өч дистә елын, ул вакыттагы белем системасын, китапка тартылуны мактыйбыз. Әмма 1990 нчы еллар җитеп, зәңгәр экраннарга Кашпировский чыгуга, телевизор янына банкалар белән су куеп, аны «корган»нар, шуның белән дәваланганнар кемнәр иде? Шулар ук. Менә сиңа укымышлылык, аңлылык. Кеше ни өчен төрле гороскопларга, кара мәчеләргә, сихерче, экстрасенсларга ышана соң? Ник ул шулкадәр беркатлы? Әйе, алай яшәү җиңелрәк. Үзеңдәге уңышсызлык, хаталарны, булдыксызлык белән ялкаулыкны да язмышка сылтыйсың да куясың, вәссәлам. Могҗиза көтеп, аның булырына ышанып, нәрсәнеңдер күктән төшәчәгенә ышанып яшәү дә җиңел.
Ни хәл итмәк кирәк, мондый сыйфатлар кеше затының табигатендә, геннарында. Бәлки шул сәбәпледер, аерым белгечләр кешелекнең селекциягә, токымны яхшыртуга мохтаҗлыгын билгели. Аңлылык, чын гыйлемлелек, аек акыллылык күбәйсен дигәндә, янәсе, «әлепне таяк дип белмәгәннәр», белергә теләмәгәннәр, корсак кайгысын гына кайгыртканнар, гыйлемнән чирканганнар, шул белгечләрчә әйткәндә – гыйбадлар үрчергә тиеш түгел. Тик кемнәрнедер үрчүдән тыю кеше хокукларын бозу гына түгел, үтә кешелексез, хәтта җинаятькә тиң гамәл булыр иде. Аны тормышка ашырганда моңарчы күрелмәгән үтә дә аяныч хәлләргә дә барып җитәргә мөмкин. Кешелексез юллар белән дөньяны, кешеләрне яхшыртып булмый. Әле бит шунысы да бар: акыл, белем, интеллект дәрәҗәсен билгеләүчеләрнең үзләренең надан гына түгел, юньсез, рәхимсез булу ихтималы да юк түгел. Нәтиҗәдә, селекция, яхшырту урынына, ниндидер фарс, ул гынамы, яңа нацизм килеп чыгарга да мөмкин.
Кеше чын кешегә әверелгәнче, бер баскан тырмага әле тагын кырыкмаса кырык кат басарга, әллә күпме гаделсезлекләр, сугыш-канкоешлар, ясалма пандемияләр һ.б. аша үтәргә туры киләчәк. Ә аерым кеше гомере озын түгел. Һәркем үзе яшәгән дәвернең ипле, мәгънәле булуын тели. Әлегә дөнья фикер ияләре, интеллектуаллар, галимнәр кулында түгел, ә элекке язмаларда телгә алынган «альфа-самец»лар – терсәк сугышында җиңеп властька ирешкән шома, күбрәк гаделсез агайлар, өстенлек яратучылар, байлар кулында. «Дөнья бик акрынлык белән булса да барыбер яхшыруга бара», – дияргә яратабыз. Андый күренеш бар, күзәтелә. Табыш хакына атасын сатарга әзер капитал, ягъни капитализмның, мәсәлән, ХХ гасырда нык үзгәрүе. Аңа күпмедер кеше чырае керү, аның нәфесен тыя төшүе, җир йөзендә әллә күпме социаль дәүләтләр яралу. Тик…
Бүгенге техник һәм технологик алгарыш сәбәпле барлыкка килгән яңадан-яңа төр үтерү кораллары, ни булып чыгасы, кешелекне кая китереп терисе әлегә һич аңлашылмаган ясалма акыл, башка шуның ише безне, кеше чутына кергәнче, юкка чыгарып куймасмы? Җавапны бүген беркем дә бирә алмый. Кешелекнең киләчәк язмышын фаразлау шактый авыр. Ниндидер «алтын гасыр»га якынайганчы, арка мие белән уйлаучы берәрсе кызыл кнопкага басмас, дип тә кистереп әйтеп булмый. Барысы да безнең алда әйтелгән тулыр-тулмаслык аркасында…
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat