Соңгы унике айда Татарстанда азык-төлек – 14,5, ә хезмәтләр 14 процентка кыйммәтләнгән. Барыннан да бигрәк җиләк-җимеш яратучылар күбрәк түли. Кайбер мәгълүматларга караганда, аның бәясе 26 процентка кадәр арткан әнә. Тик моңа карап кына алма, әфлисун ашаучылар кимеми, дип тә искәрткәннәр. Нәрсә өчен һәм күпме түлибез?
Россия банкының Татарстан бүлеге китергән саннардан күренгәнчә, бу елның апрелендә еллык инфляция күрсәткече 10,74 процент тәшкил иткән. Соңгы унике айда азык-төлек – 14,5 процентка, хезмәтләр 14 процентка кыйммәтләнгән. Шул ук вакытта азык-төлек булмаган товарларның бәясе 4,76 процентка гына күтәрелгән.
2024 елның маеннан бирле бәяләр барыннан да бигрәк ноябрь–гыйнвар айларында югары үрмәләгән. Үсеш 1,56 процентка кадәр тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: апрельдә ул – 0,25% һәм бу – соңгы бер ел эчендә иң түбән күрсәткеч.
Нәрсә күбрәк кыйммәтләнгән? Әлеге сорауга җавап бар. Белгечләр әйтүенчә, соңгы унике айда май бәясе (37,7%) арткан. Сөт ризыклары да сизелерлек кыйммәтләнгән (27%). Шулай ук, балык (24,3%) һәм сыр (21,1%) бәясе үскән. Аның каравы, йомыркага бәяләр үсешенең «җил»е кагылмаган. Киресенчә, ул 30 процентка диярлек арзанайган. Хезмәт күрсәтүгә килгәндә, барыннан да бигрәк ял һәм мәдәни чараларны оештыру – 22,1 процентка, медицина һәм көнкүреш хезмәтләре 16 процентка кыйммәтләнгән.
Финанс киңәшчесе Альбина Гәрәева әйтүенчә, азык-төлеккә бәя күтәрелү – гади халык кесәсенә иң нык суга торган күрсәткеч.
– Статистика мәгълүматларына караганда, бүген илдә яшәүче бер кешегә азык-төлек сатып алу өчен аена 21 мең сум акча кирәк. Бу – уртача сан, әлбәттә. Ул яшәү урыны (авыл яки район җире белән чагыштырганда, зур шәһәрләрдә азык-төлек кыйммәтрәк тора), тормыш рәвеше (мәсәлән, спортчылар махсус диета саклый, шуңа күрә чыгымнары да зуррак), хәтта азык-төлекне сатып алу урыны (шул ук бәрәңге базарда гипермаркеттагыдан арзанрак тора) кебек күрсәткечләргә бәйле. Керемнәр исә ул дәрәҗәдә үсми. Шуңа күрә бүген чыгымнар артуга гаҗәпләнәсе юк. Яшәр өчен эшлибез, – ди белгеч.
Илдә яшәүчеләрнең сатып алу сәләтен күзәтеп баручы «Чек индекс» аналитика хезмәте хәбәр итүенчә, ел башыннан бирле җиләк-җимеш сатып алганда уртача чек 306 сум тәшкил иткән. Бу – узган елга караганда 26 процентка күбрәк, дигән белгечләр. Кондитер ризыклары өчен – 5, яшелчәгә 15 процентка күбрәк түли башлаганнар. Җиләк-җимешкә әйләнеп кайтсак, бакча җиләге (55 процентка), алма (17 процентка) һәм төче чия (14 процентка) кыйммәтләнгән. Тик авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, җиләк-җимешкә бәяләр күтәрелү гайре табигый хәл түгел. Бер яктан, һава торышының көйсезлеге елдан-ел уңышка тәэсир итсә, икенче яктан, башка төр чыгымнар, шул исәптән хезмәт өчен түләү арта.
Кыйммәт дип кенә ашаудан да туктамый халык. Шул ук «Чек индекс» мәгълүматларына караганда, 2025 елның гыйнвар–апрель айларында җиләк-җимеш сатып алучылар 21 процентка арткан. Моны сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар күбрәк булу белән аңлатканнар.
Бу җәйдә бәяләрдән ни көтәргә?
Илдус САФИУЛЛИН, икътисад белгече:
– Җиләк-җимешнең кайбер төрләренә бәяләр алга таба да үсүен дәвам иттерәчәк, дип уйлыйм. Логистика чыгымнарына да бәйле бу. Алмага кадәр Ираннан кайта бит хәзер. Яңа уңыш өлгерә башлагач, яшелчә, аерым алганда бәрәңге, кишер, суганга бәяләр төшәчәк, әлбәттә. Ит, үсемлек мае, балык кебек азык-төлеккә килгәндә, аларның бәясе ел сезонына бәйле түгел. Көнкүреш техникасына бәяләр төшә башлады инде. Җәй көне алар тагын да арзанаерга мөмкин. Бу җәйдә барыннан да бигрәк төзелеш материаллары кыйммәтләнер дип көтелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat