Картлыкка көн бетмәгәе! Россиядә картаюны акрынайта торган дару ясыйлар. Ул өлкән кешеләрне иң нык борчыган авыруларга каршы торырга һәм гомерне озынайтырга ярдәм итәчәк икән. Мондый даруны озак көтәсе калмады: 2028–2030 елларда ул инде кулланышка да керергә мөмкин.
Быелдан башлап Россиядә «Сәламәтлек саклауның яңа технологияләре» дип исемләнгән илкүләм проект эшли башлады. Даруны әнә шул проект ярдәмендә ясыйлар.
– Әлеге дару картайган күзәнәкләрне яңартып, яшәртеп җибәрәчәк. Моннан тыш әлеге проект кысасында кешенең биологик яшен һәм орган белән тукымаларының ни дәрәҗәдә картайганын ачыкларга ярдәм итә торган махсус тест та уйлап табылачак, – дип сөйләде Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Мәскәүдә сәламәтлек саклау мәсьәләләре күтәрелгән форумда.
Дөрес, мондый дару уйлап чыгару яңалык түгел. Моның турында күп илләрдә сөйләшәләр һәм нидер эшләргә омтылалар да. Шул исәптән Россиядә дә. Узган ел, әйтик, «Сириус» университеты белгечләре сәламәт тормыш чорын озайтырга ярдәм итәчәк вакцина ясауга кереште. Әлеге вакцина организм күзәнәкләрен картайтмыйча, үзеннән-үзе яңартып торачак, имеш. Әмма сүз кешене яшәртү турында бармый. Галимнәрнең төп максаты – картаюны акрынайтып, авыруларга каршы дәва табу, гомерне озынайту. Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Румянцев фикеренчә, 80 яшьлек бабай нәрсә генә эчсә дә, 18 яшьлек егеткә әверелмәячәк.
– Әмма кешене тамырдан яшәртеп булмаса да, картаюны акрынайтып була. Бу очракта да күзәнәкләрнең картаюын туктата торган дару – сенолитиклар уйлап табу турында сүз бара. Әлеге дару иң беренче чиратта май катламына «һөҗүм итәчәк». Ник дигәндә, нәкъ менә май дигәнең күзәнәкләрне тизрәк картайта да инде. Шул рәвешле бу даруның тагын бер өстенлеге пәйда була. Ул кан басымы, холестерины югары булган кешеләргә дә файдалы булачак, – дип ышандыра галим.
Ничек кенә булмасын, мондый тәкъдимнәр һәрвакыт игътибарны җәлеп итә. Озак һәм сәламәт булып яшисе килә. Ничек уйлыйсыз, картлыкка каршы дару кирәкме?
Регина Галиуллина, Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб—терапевты:
– Картаю – физиологик күренеш. Аны берничек тә туктатып булмый. Үз-үзеңне кайгыртып, олыгаюны азмы-күпме кичектереп кенә була. Шәхсән үзем мондый даруны эчмәс идем. Әмма ул сатыла калса, аны сатып алучылар табылыр дип уйлыйм. Картайтмый дигән сүзгә алданып, үзләренә зыян гына сала күрмәсеннәр. Җитмеш яшьтә егерме яшеңә кайтып булмаганы көн кебек ачык бит.
Ләйсән Шәяхмәтова, күп бала анасы (Азнакай районының Тымытык авылы):
– Ниндидер фантастика бу. Илдә андый дару барлыкка киләчәгенә ышанмыйм. Картлыкка каршы дару турында сүз берәр галим авызыннан чыкса, бәлки, ышанган да булыр идем әле. Белеп булмый тагын. Безнең илдә бар да булырга мөмкин. Теләсә кайсы даруны яшәртә дип сатып ятарга була бит. Иң мөһиме – халык ышансын. Ә ышанучылар табылачак.
Вероника Бухалова, Республика клиник тире—венерологик диспансеры табиб—дерматовенерологы:
– Табигатьне алдап булмый. Организм үз вакыты белән барыбер картая. ДНК дәрәҗәсендәге үзгәрешләрне ниндидер дару ярдәмендә генә үзгәртеп булмаячагы да көн кебек ачык. Шуңа күрә бу дару барлыкка килгән очракта да, акчаны бушка әрәм иттергән бер кирәкмәгән препарат булачак.
Ләйсән Гыймаева, Татарстанның атказанган артисты:
– Хәзер медицина алга киткән. Әгәр бу дару җитди тикшеренүләр узган, җитәрлек сыналган икән, бәлки, кемгәдер аның файдасы да булыр. Әмма үзем бу даруны эчмәс идем. Кеше барыбер Аллаһы Тәгалә биргән гомердән артыграгын яшәми.
Ризван Хәкимов, пенсионер (Мөслим):
– Картлык – үзе бәхет бит ул. Ник аннан шулкадәр куркалардыр, аңламыйм. Яшьлек бөтен кешегә бирелә ул, ә менә картлык сайлап кына килә. Шөкер, үземә дә, карчыгыма да картлык көннәрне күрергә насыйп булды. Сиксәненче яшь белән барабыз. Балалар, оныклар белән гөр килеп яшәп ятыш. Ул даруны, миллион сум бирәм, дисәләр дә, эчмәс идем. Аның файдасы булачагы да әкият инде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat