Махсус хәрби операциягә Чирмешән районындагы Туймәттән 12 егет чыгып киткән. Әле авылның өч киявен дә кушсаң, 15 батыр алар.
Батыр ярасыз булмый. Илнар Мортазин СВОдан яраланып кайтып, бүген авылда яши. Аңа 25 яшь. Алена белән гаилә корып, кызлары Эмилияне үстерәләр. Илнар белән үткәннәргә артык тукталмыйча, күбрәк киләчәк турында сөйләштек.
– СВОдан соң тормыш бармы? – дип сорадык егеттән.
– Барысы да артта инде. Авыр чакларны искә төшерәсе дә килми. Киләчәккә якты өмет белән карыйм. Авыл хуҗалыгы белгече дипломым бар. Әмма минем яңа һөнәргә өйрәнәсем килә. Үз йортымны төзү турында хыялланам. Гаиләмнең дә, якыннарымның да, дәүләтнең дә ярдәмен тоеп яшим. Узган ел Самарада тернәкләндерү үзәгендә дәваландым, – ди Илнар.
Күренеп тора, үҗәт егет. Армиягә киткәндә үк, бер елны ике итеп, контракт төзегән бит ул. Бер ел эчендә генә бернәрсәгә дә өйрәнеп булмас, дигән. Солдат шулпасын җир читендәге Сахалинда эчкән. Өйгә кайтырга санаулы көннәр калганда, махсус хәрби операция башлана.
– Апрель башында Украинада идек инде. Безне юлны сакларга куйдылар. Башта бик куркыныч иде, аннан ияләштек. Беренче тапкыр яралангач, иптәшләрем янына тиз арада әйләнеп кайткан идем. Икенче юлы минага эләктек. Командир белән икебез генә исән калдык. Әмма соңрак ул да операция өстәлендә җан бирде. Гомерең бетмәсә, яшисең. Аякка басу өчен биш ай көрәштем. Шул вакыт эчендә 19 операция кичердем. Хәзергә таякка тотынып йөрим, шөкер. Тагын бер операциядән соң бар да яхшы булыр дип өметләнәм, – ди «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән егет.
Тукаевларга да сабырлыкның бик кирәк чагы. Тәгъзимә апаның улы да, ире дә СВОда. Улы киткәч, аның артыннан әтисе дә ияргән.
– Улым 2022 елның октябрендә китте. Ирем дә тынгысызланды. Узган елның августында ул да Ватанны сакларга чыгып китте. Икесе ике юнәлештә хезмәт итте. Иремнең киткәннән бирле авылга кайтканы юк. Ноябрь аеннан – хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Руслан, шөкер, кайткалап тора. Шалтыратмый, язгалый гына. Безгә инде кош теле кебек хәбәр булса да җитә. Язмыш белән килешә адәм баласы. Илне кем дә булса, сакларга тиеш, диде улым. Армиядә разведчик булып хезмәт иткән иде, – ди сабыр ана. – Каенанама берни дә әйтмәдек. Улым киткәндә, кызлары туып калган иде. Аңа хәзер 3 яшь. Ике балалары бар. Киленем Әлмәттән кайтып, хәлебезне белешеп тора.
Наилә апа Шәһидуллинаның өч улы да махсус хәрби операциядә катнаша. Мәктәпне тәмамлап, һөнәр алгач, егетләр өчесе дә – Илдар, Руслан, Булат Әлмәттә төпләнгән.
– Өчесе дә өлешчә мобилизациягә эләкте. Әмма өч баласы булгач, Русланны калдырганнар иде. Йөрәге түзмәде, абый белән энекәш анда булгач, барыбер барам, дип берәүгә дә әйтмичә контракт төзегән. Узган ел Илдар белән Руслан яраланды. Руслан әле шифаханәдә дәвалана. Тиздән тагын иптәшләре янына китәчәк. Олысы Илдар электрик иде. Медальләре, ордены бар. Аңа лейтенант дәрәҗәсе бирделәр. Яраланды, кайткач, хәрби комиссариатта эшләү теләге бар. Улларым авырлыктан курка торганнардан түгел. Яралансалар да, киләчәккә өмет белән карыйлар. Исән-сау әйләнеп кайтып, үз эшләрен дәвам иттерергә телиләр.
Авыл җирлеге башлыгы Рәзилә Фәссахова белән сөйләшәбез. «Туймәтне батыр егетләр авылы дип әйтеп була. Әфган сугышында – 5, Чечняда 2 егетебез катнашты. Хәзер инде аларның кыю адымын бүгенге яшьләр кабатлый. Илне сакларга дип, авылдан 12 егет һәм тагын өч киявебез чыгып китте. Кемнедер өлешчә мобилизация буенча чакырдылар, кемдер контракт төзеде. Әйе, югалтулар да булды. Ике егетебез һәлак булды, тагын берсенең хәбәре юк», – дип сөйли ул.
Авылда 413 кеше исәпләнә, шуның 139 ы читтә яши. Туймәтлеләр ай саен егетләргә гуманитар ярдәм җыеп озата. Бу эштә олысы да, кечесе дә катнаша. Медицина кирәк-яраклары, дарулар, госпитальгә урын-җир илткәннәр. Баштарак авыл апалары оекбашлар да бәйләгән. Хәзер инде күбрәк акчалата булышалар. Якыннарын көтүчеләрне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Утынын кайтарталар, башка эшләрдә ярдәм итәләр. Бәйрәмнәрдә күңелләрен күрергә тырышалар. Китүчеләрнең дә, көтүчеләрнең дә теләкләре бер.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat