Лениногорск
«СВОих не бросаем», «Ярату һәм догалар белән» волонтер төркемнәре хәрбиләр өчен исемле посылкалар, азык-төлек, кирәк-яраклар, медикаментлар, маскировка челтәрләре, дронга каршы пәрдәләр һәм квадрокоптер әзерләгән. Райондагы игелекле кешеләр ярдәме белән хәрбиләргә төзелеш материаллары, сыгылмалы носилкалар, медикаментлар, электр инструментлары һәм мотоцикл да җибәргәннәр.
– Егетләргә ярдәм итәргә кирәк диюгә, бөтен кеше үзеннән өлеш кертергә тырыша. Берәү дә читтә калмый. Пенсиясеннән бишәр мең дә, йөзәр сум акча бирүчеләр дә бар, – ди Лениногорскида яшәүче волонтер Раушания Нәҗипова.
Түбән Кама
«Дамба» позывнойлы хәрби кыска вакытлы ялга кайткач, район башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляевтан, СВОдагы егетләргә дип, машина сорый. Сатып алгач, машинаны волонтерлар ярдәме белән автосервиста хәрби шартларга туры килерлек итеп үзгәртәләр. «УАЗик»ның кузовын күтәргәннәр, төрле җирдә йөри ала торган тәгәрмәчләр куйганнар. Автомобильнең түбәсендә ике өстәмә люк та бар икән. Монысы һава һөҗүменә каршы торырга ярдәм итәчәк. Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен тагын бер машина әзерлиләр. Анысын июнь уртасында «Москва» позывнойлы хәрбигә тапшырачаклар. СВО ветераннары берлегенә бу машинаны шәһәрдә яшәүче кеше бүләк иткән. Аның улы шулай ук махсус операция зонасында.
Буа
Пенсионер Харис Шәрипов үз машинасын СВОдагы егетләргә җибәргән. Хәзер бу машинада «Жука» позывнойлы хәрби йөри. Егетләр видео аша Харис абыйга рәхмәт юллаганнар.
Әлмәт
Әлмәтнең «ZA СВОих» волонтерлары Курскига инде бишенче тапкыр гуманитар ярдәм җыеп җибәргән. Бу юлы алар 300 килограммнан артык күчтәнәч әзерләгән. Штаб координаторы Анастасия Митяева әйтүенчә, әлеге ярдәмне җыярга Нурлаттагы дуслары этәргән.
– Бу юлы анда яшәүчеләргә сөлгеләр, юрганнар, зурлар һәм балалар өчен киемнәр, азык-төлек җыелмалары кирәк иде. Сорадылар – җыйдык, – ди ул.
Зәй
Кәрәкәс авылында яшәүче хатын-кызлар махсус хәрби операция башланганнан бирле тик утырмый. Алар маскировка челтәрләре дә үрәләр, токмач та кисәләр, тиз пешә торган ашлар да әзерлиләр, госпитальләргә кирәкле әйберләрне дә җибәрәләр.
Бу апалар 2023 елның декабрь аеннан махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрә. Бер көн калмыйча авылның өлкән яшьтәге хатын-кызлары элекке мәктәп бинасына челтәр үрергә җыелалар. Шушы вакыт эчендә 350 челтәр үргәннәр.
– Без үргән яшеренү япмалары хәрбиләребезне сакласын иде, дип телибез. Эшләгәндә догалар да укыйбыз, җырлап та алабыз, – ди алар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat