Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе инспекторлары 106 шәһәр яны лагеры һәм 11 санатор-курорт оешманың янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүен тикшергән. 23 объектта 152 җитешсезлек табылган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында балаларның җәйге ялына багышланган брифингта әлеге идарәнең башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
– Иң еш хокук бозулар арасында – янгынга каршы саклану системаларына вакытында хезмәт күрсәтмәү, эвакуация юлларының дөрес булмавы, янгын сүндерү җайланмаларының һәм су белән тәэмин итү челтәрләренең төзексезлеге. 18 вазыйфаи һәм 7 юридик зат административ җаваплылыкка тартылды. Оешма җитәкчеләренә проблемаларны хәл итү бурычы куелды, –диде Максим Трущин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat