Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшин белән Бауман урамында йөрде. Алар төзелеш объектларын карый. Җәяүлеләр урамы – беренче нокта гына әле, дип хәбәр иткән Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
– Соңгы тапкыр биредә кайчан булганымны хәтерләмим, – дип куйган Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин шәһәр кунаклары белән аралашкан. Рәис шулай ук бер төркем туристлар белән фотога төшкән. Аларның Казан мэры төшергән. Рөстәм Миңнехановка Үзәк урамның җир асты өлешен дә күрсәткәннәр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat