Иртәгә Татарстанда янә һава торышы бозыла. Көчле яңгыр, яшен һәм секундына 17 метрга кадәр тизлектә җил булачагы турында кисәтәләр.
Мондый шартларда реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр чыбыклары астына ышыкланырга ярамый. Юл аша фәкать җәяүлеләр өчен билгеләнгән җир өсте яки җир асты кичүләре аша гына чыгарга кирәк, диелгән Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның аянычлы нәтиҗәләрен бетерүнең бердәм системасы хәбәрендә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat