Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унынчы утырышы 11 июньдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 30 мәсьәләне, шул исәптән 15 республика законы проектын, 7 федераль закон проектын һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативаларын, шулай ук башка мәсьәләләрне карарга планлаштыра.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары катнашкан берничә мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Хәзерге вакытта алда торган сайлау кампанияләренә актив әзерлек бара. Быелның сентябрендә Татарстан Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең 7,5 меңнән артык депутатын сайлаулар булачак. «Узган атнада профильле комитет тарафыннан сайлауны билгеләү турында карар проекты әзерләнде, аны парламент утырышында карарбыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Әлбәттә, Татарстан Рәисен сайлауны билгеләү мәсьәләсе алдагы парламент утырышында төп мәсьәлә булачак. Законнар нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне сентябрьнең икенче якшәмбесе була. Сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә әлеге мәсьәлә унынчы утырышның көн тәртибенә кертелә.
Моннан тыш, алдагы утырышта беренче укылышта 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары, шулай ук Татарстан Республикасы Җир кодексына һәм 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджетына, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралачак.
Унынчы утырышта депутатларга шулай ук республика Хисап палатасының 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап, Татарстан Республикасы территориясендә яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Министрлар Кабинеты доклады, Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында мәгълүматы тәкъдим ителәчәк.
Хөкүмәт сәгате кысаларында республика Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшчәнлеге турында»гы мәгълүматы тыңланачак. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясаячак.
Бүген парламентарийлар Президиум утырышында урманнардан файдалану, саклау һәм яңадан торгызу өлкәсендәге законнарның үтәлеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat