Тарихның шанлысын да, фаҗигалесен дә ахыр чиктә олы шәхесләр ясый. Бу исемлектә халкыбызга «Кыйссаи Йосыф» кебек бөек әсәр бүләк итеп калдырган Кол Гали дә бар. Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин белән без шул хакта сөйләштек.
– Фаяз Шәрипович, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын халкыбыз гасырлар буена кулыннан төшермәгән, күпләр аны яттан белгән, көйләп укыганнар, мәктәп-мәдрәсәләрдә дәреслек рәвешендә кулланганнар. Ә менә авторы турында артык баш ватып тормаганнар булса кирәк. Белгәнебезчә, автор турында да, әсәр турында да бәхәсләр әлегә кадәр туктап тормый.
– Дөнья фәнендә «Кыйссаи Йосыф» поэмасына иң әүвәл Генрих Фляйшер исемле немец галиме игътибар итә. Ул бу әсәрне үзенең 1831 елда басылып чыккан китабында телгә ала. Баксаң, «Кыйссаи Йосыф» кулъязмасы Германиянең Дрезден шәһәрендәге мирасханәләрнең берсендә сакланган икән. Галим шул кулъязманы табып ала. Ул XVII гасыр ахырында Казанның Иске бистәсендә яшәгән тылмач Динмөхәммәт Саттаров исемле бер татар тарафыннан язып алынган була. Кулъязманың Дрезденга нинди юллар белән барып җитүе мәгълүм түгел. Әмма бу хәл татар зыялылары «Кыйссаи Йосыф»ка бөтенләй игътибарсыз булганнар дигән сүз түгел. XVIII йөздә иҗат итә башлаган атаклы татар галиме һәм шагыйрь Габдерәхим Утыз-Имәни-әл-Болгари «Кыйссаи Йосыф»ның борынгы кулъязмаларын җыя, аларны чагыштырып өйрәнә һәм әсәрнең төп текстын басмага әзерли. Китап 1839 елда Казан университеты нәшриятында дөнья күрә. Шуннан башлап ул һәр елны диярлек зур тиражлар белән чыгып тора һәм Көнчыгышны өйрәнүче галимнәрнең югары бәясенә лаек була. Поэманы фәнни нигездә ныклап өйрәнү башлана. Менә шул вакытта бәхәсләр, фаразлар башлана да инде.
– Тарихи чыганакларда авторның үзе турында нинди мәгълүматлар сакланып калган?
– 1806 елда Таҗетдин Ялчыгол «Тәварихы Болгария» («Болгар тарихы») дигән хезмәтен яза. Биредә китерелгән бер легендада Кол Галинең нәсел-нәсәбенә караган юллар да бар. Имеш, Болгарга яу белән килгән Аксак Тимер Габдулла ханны үтертә. Соңыннан Габдулланың Галимбәк исемле бер улы Кашан шәһәрендә нигезләнә, анда имам вә мөдәррис булып хезмәт итә. Галимбәкнең – Мирхаҗи, ә аның КолГали исемле улы була. Утыз ел чамасы шәһри Кашанда гомер кичереп, Мирхаҗи Зәй якларына күченеп килә: Бараҗ ханда имам булып тора. Кол Гали шул төбәктә туа, зирәк, акыллы егет булып үсә. Белем эстәп, Харәзем якларына чыгып китә. Биредә укый һәм 45 ел буена мөдәррислек итә. Аннан соң, Кытай якларыннан килгән Туси исемле бер патша Харәзем җирләрен яулап алгач, атасы йортына – Зәй тамагына кайта. Ул 110 яшендә, имеш, Аксак Тимернең һөҗүме вакытында шәһит була.
Әйтергә кирәк, Таҗетдин Ялчыголның «Тәварихы Болгария»се» («Болгар тарихы») – төрле уйдырмалар, чынбарлыктан ерак тора торган вакыйгалар белән тулы әсәр. Борынгы риваять-легендалардан алынган кайбер вакыйгаларның тарихи дөреслеккә туры килүе мөмкин, әлбәттә, әмма бүгенге тарихчыларның Ялчыголның әлеге хезмәте турындагы фикерләре нигездә тискәре. Аның «Болгар тарихы»ннан бер генә мисал: билгеле булганча, Биләрне һәм Болгарны 1236 елда Батый хан гаскәрләре тар-мар итә. Миңа калса, Кол Гали нәкъ менә 1236 елның көзендә болгарларның шул чактагы башкаласы Биләр-Олуг шәһәр өчен барган аяусыз сугышларда һәлак булгандыр. Ялчыгол язганча, Аксак Тимер һөҗүме вакытында түгел.
– Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кайда язылган, ягъни кайсы халыкка нисбәтле? Гади генә итеп әйткәндә, Кол Гали кайсы милләттән?
– Бу сорауга тиз генә җавап биреп булмый, чөнки Кол Гали поэмада үзенең милләтен күрсәтмәгән. Шул ук вакытта мондый исемне башка төрки халыкларда булмаган дип тә әйтә алмыйбыз. Риваятьләргә таянып, без аның болгар кавеменнән булу мөмкинлеген фаразлыйбыз гына. Әлеге фаразны тагын да төплерәк дәлилләр белән ныгытырга кирәк. Бу очракта поэманың тел үзенчәлекләренә игътибар итәргә тиешбез. Телче галимнәр фикеренчә, Кол Гали поэмасының теле угыз, ягъни хәзерге төрекмән, төрек теле элементларына бай. Уйгыр-карлук һәм кыпчак (борынгы татар) телләренең үзенчәлекләре дә аның өчен чит булмаган. Ул шулай булырга тиеш тә, чөнки поэма Урта гасырлар шигърияте дөньясында, шул исәптән Урта Идел төбәгендә дә киң таралган катнаш төрки телдә язылган. Галимнәрнең тагын бер ышандыргыч дәлилләре бар: «Кыйссаи Йосыф»ның безгә мәгълүм барлык кулъязмалары да диярлек татарлар яши торган төбәкләрдә табып алынган.
– Ул чорда Кол Галигә шагыйрь булып формалашу өчен шартлар булган дип әйтә алабызмы?
– Кол Гали Болгар илендә – Идел Болгарстанында туган, яшәгән һәм иҗат иткән. Чит илләрдән килеп йөргән сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр Болгар илен бай шәһәрләре белән данлыклы, көчле һәм бөек дәүләт дип атаганнар. Бу сүзләрдә бернинди арттыру да юк. Хәзерге заман галимнәре дә Болгар илен «шәһәрләр цивилизациясе», диләр. Археологларга мәгълүм ике йөзләп шәһәрнең өч дистәдән артыгы үзләренең зурлыклары, димәк, халык саны буенча да Русь, хәтта Европа шәһәрләрен узып киткән. Алар арасында илнең ул вакыттагы башкаласы Биләр иң атаклылардан саналган. Шәһәр үзәгендә 922 елда, Алмыш ханга Багдад илчелеге килгән вакытта салынган Җәмигъ мәчете балкып торган. Аның янында гына җәмәгать мунчасы урнашкан. Олы базарда сәүдәгәрләр үз товарлары белән сату иткәннәр. Биләр, Суар, Кашан һәм башка эреле-ваклы шәһәрләрдә һөнәрчелек чәчәк аткан. Тимерчеләр һәм бакырчылар, зәркәнчеләр һәм күнчеләр, пыяла ясаучылар һәм башка һөнәр ияләре җитештергән югары сыйфатлы товарлар дөнья базарында дан тоткан.
Идел болгарлары мәдәниятле халык булган. Нәфис итеп сөяктән ясалган язу каләмнәре, кара савытлары, асылташлар белән бизәлгән китап тышлыклары, язулы йозаклар, шахмат фигуралары – борынгы болгар мәдәниятендә чагылыш тапкан байлыкның бер өлеше генә. Гарәп язучысы Ибн Рөстә хезмәтләреннән исә болгар бабаларыбызның әле X гасыр башларында ук мәчет-мәдрәсәләре, мәктәпләре булганлыгын беләбез. Бу мәктәпләрдә ислам нигезләрен өйрәнгәннәр, тарих, география, арифметика, астрономия һәм башка фәннәр буенча башлангыч белем алганнар. Сәләтле яшьләрне Шәрык илләренә җибәреп укытканнар. Атаклы галимнәр төрле фәннәр буенча күләмле хезмәтләр язып калдырганнар. Мин шулар нигезендә Идел Болгарстанында Кол Галинең шагыйрь буларак формалашуына барлык уңай шартлар да булган, дип әйтмәкче булам. Ә менә Урта Азия якларында 1233 елда ул үз әсәрен яза алмас иде. Чөнки биредәге дәүләтләрнең барысы да монгол яулары вакытында басып алынган, шәһәр-калалар җимерелгән булган. Шуңа күрә һич шикләнүләрсез әйтергә мөмкин: Кол Гали үзенең мәшһүр әсәрен Болгар илендә, Биләр каласында монгол яулары алдыннан язып төгәлләгән һәм поэманың бөтен төрки дөньясына таралуына шул яу-сугышлар, тынычсыз вазгыять комачаулаган.
– Кол Галинең шушы бер әсәре аны ничек шундый бөеклеккә күтәрә алган?
– Кол Галинең кем икәнлеге шушы бер әсәреннән дә күренә. Ул – искиткеч талант иясе генә түгел, Шәрык илләренә сәяхәтләре вакытында күп кенә телләр үзләштереп (аның Йосыфы да 72 телдә сөйләшә бит), үзенә кадәр яшәгән Шәрык шагыйрьләренең бөтен иҗатын җентекләп өйрәнгән олы галим дә. «Кыйссаи Йосыф»ның эчтәлеге, сюжеты бик борынгы дини һәм мифологик риваять-легендаларга нигезләнгән. Бу легендаларның эзләре, аерым алганда, Ягкуб һәм аның улы Йосыф белән бәйләнешле вакыйгалар Коръәндә дә бар. «Йосыф» сүрәсен мөселман илләрендә яшәгән шагыйрьләр, язучылар бик теләп файдаланганнар.
– Бүген Кол Галинең үзе, иҗаты белән кызыксыну ни дәрәҗәдә?
– Кызыксыну көчәя генә бара. «Кыйссаи Йосыф»ны мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да өйрәнәләр. Бөек шагыйрьне рәссам Бакый Урманче мәңгеләштерде, Нурихан Фәттах «Кол Гали» трагедиясен иҗат итте. Башкалабызның бер урамына аның исеме бирелде. Казанның 1000 еллыгы көннәрендә барлыкка килгән паркта Кол Галигә һәйкәл куелды. Башкалабызда аның исемендәге урам бар. Шагыйрьгә багышлап, җырлар, шигырьләр, поэмалар языла. Йосыф белән Зөләйха сәхнәләрдә җанлана…
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat