Татарстанда юлламаның уртача бәясе – 24 мең сумнан артык. Бәяләр 17 мең сумнан башланып, 44 меңгә җиткән. Районнарда иң арзан ял 4-5 мең сумга төшәчәк. Бу саннарны балаларның җәйге ялына багышланган брифингта Татарстан яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков китерде.
Лагерьларда 7-21 көн ял итәргә мөмкин. Түләүсез лагерьларда юлламалар 5 меңнән 36 меңгә төшәчәк. Әти-әниләр түләве 9-34 мең сумны тәшкил итә. Әйтик, Лениногорск районының “Дуслык” яки Зәй районының “Йолдызлык” лагерында ял иттерү өчен 4-5 мең сумга түләргә кирәк. Казанда исә кесәне 11-17 мең сум бушатырга туры киләчәк. Еракка җибәргән саен чыгымлырак. Анапаның “Витязево”, “Глобус” лагерына юллама – 44 мең, Кырымның “Сәләт-Ак Барс” лагерына исә 44 мең 500 тора.
Республикада 50279 бала бушлай ял итә алачак. Әтиләре мобилизацияләнгән гаиләләргә –7282, авыру балаларга 4700 юллама бирелгән. Бушлай ял итүче үсмерләр арасында тәрбия ягы аксаганнар да, шул ук вакытта уку алдынгылары да бар. Чыгымнар өчен республика бюджетыннан 76 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Узган ел ташламалы юлламаларны 43,4 мең бала алган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat