Ресторатор: «Татарстанның аш-су өлкәсе халыкара күләмдә югары бәяләнде»

Халыкара киңлектә эш итүче пешекчеләр Татарстан гастрономиясен һәм җәмәгать туклануы өлкәсен югары бәяли. “Сказка” гаилә кафе-ресторанын гамәлгә куючылардан берсе Михаил Шәрипов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Мисал сыйфатында ул Катардан абруйлы шеф-поварның сүзләрен китереп үткән.

“Ул Татарстанда инде икенче ел рәттән уздырылган Халыкара яшь пешекчеләр турнирында булып, әлеге чараның күңеленә бик тә хуш килүе турында әйтте. Турнирның үзен генә түгел, бәлки җирле рестораннарыбызны да югары бәяләде. Ул хәзер кайбер продуктларны Татарстаннан китертергә тели”, – дип сөйләп үткән әңгәмәдәше агентлык хәбәрчесенә.

Шәрипов шулай ук күптән түгел генә Тунис делегациясенең июль аенда узачак чарасына Татарстан белгечләрен дә чакыруын әйткән.

“Татарстан тарихында тәүге шундый хәл: экспертларыбызны кабул итүче як самолетта очу, туклану һәм яшәү бәясен тулысынча үз өстенә ала. Гомумән, бик сирәк очрый торган хәл бу. Татарстанда гастрономия өлкәсе түбән дәрәҗәдә булса, безне шулай чакырмаслар иде. Минем бәя генә түгел, халыкара бәя бу”, – дип басым ясап әйткән ул.

Шәрипов сүзләренә караганда, Татарстан пешекчеләре, үз чиратында, уңышлары белән тынычланып калмыйча, даими рәвештә үсәргә омтыла.

“Беренче чиратта, индустриябездәге кадрлар сыйфатын яхшыртырга тырышабыз. Яшь пешекчеләр турниры шуның өчен булдырылган да. Шул ук вакытта бу чараның гына җитмәвен аңлыйбыз. Шуңа күрә поварларны кызыксындырырдай юллар эзлибез. Бу бик мөһим, чөнки кешеләр, рестораннарга барып, безгә үзләренең сәламәтлеген ышанып тапшыра”, – дип йомгак ясаган сүзенә әңгәмәдәше.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар аш-суларының мөһимлеге һәм кыйммәте турында даими әйтеп килә. Ул аш-суның миллилекне, традицияләрне саклаудагы ролен, шулай ук татарлар арасында гына түгел, Татарстан кунаклары арасындагы популярлыгын искәртә.

“Без традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне, милли аш-суларыбызны кадерләп сакларга тиеш. Динебездән, милли аш-сулар, милли җыр-биюләрдән тыш, милли киемебез дә бар”, – ди Рөстәм Миңнеханов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү