Туган тел сменаларында илнең 30 төбәгеннән һәм Казахстаннан 1 580 бала ял итәчәк

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014 елдан бирле Россия төбәкләре һәм Татарстандагы татар балалары өчен профильле тел сменалары үткәрә. Быел нинди сменалар эшләячәге турында министр урынбасары Минзәлия Закирова Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта сөйләде.

Тел сменаларында 12-17 яшьлек балалар – татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада, татар теле буенча халыкара олимпиадада, фәнни-гамәли конференцияләрдә, бөтенроссия иҗат конкурсларында катнашучылар катнаша.

– Профильле лагерьларда катнашучыларның географиясе шактый киңәйде. Соңгы өч елда Россиянең 30 төбәгеннән, шулай ук Казахстаннан 5 меңнән артык укучы ял итте. Быел РФ 30 төбәгеннән һәм Казахстаннан 1 580 бала ял итәчәк, –диде Минзәлия Закирова.

Тел сменаларында галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, язучылар, республиканың талантлы яшьләре белән очрашулар, Казанның тарихи урыннарына экскурсияләр оештыру, татар телендә спектакльләр карау планлаштырылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү