Барлыгы 1624 лагерь ишекләрен ачачак

Быел лагерьларда 220 687 бала сәламәтлеген ныгытып, күңел ачачак. Барлыгы 1624 лагерь эшләячәк. Бу хакта брифингта Татарстан яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков хәбәр итте.

Шәһәр яны лагерьлары 119 мең баланы кабул итә алачак. 66 меңнән артык үсмер хезмәт һәм ял, мәктәп яны лагерьларына, санитар-курорт объектларына китәчәк. Шулай ук чатыр лагерьлар да оештырылачак.

Татарстаннан 7 мең бала исә Кара диңгез яры буйларындагы Кырымда һәм Краснодар краенда урнашкан лагерьларда ял итәргә җыена. Ринат Садыйков Анапа буенча да ачыклык кертте. “Балалар Анапа лагерьларына да барачак. Ләкин диңгезгә мазут агу сәбәпле, балалар бассейнда гына коеначак”, –диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү