СВО катнашучыларга бер тапкыр түләүне киметеп, 1 миллион сумга калдырганнар

Башкортстанда 4 июньнән соң Оборона министрлыгы белән контрактка кул куючылар 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр түләүгә исәп тота ала Моңа кадәр түләү күләме 1,6 миллион сум тәшкил иткән. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәрби хезмәткәрләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында указга үзгәрешләр керткән. Бу хакта “Коммерсантъ” яза.

Республикада Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган өчен бер тапкыр түләү 2023 елның ноябрендә кертелгән. Аның күләме башта 100 мең сум булган. Соңрак 205 мең һәм 505 мең сумга кадәр күтәрелгән. 2024 елның 28 декабрендә исә Радий Хәбиров указы нигезендә бер тапкыр түләү күләме 1,6 миллион сумга җиткерелгән.
Шулай итеп, хәзер Башкортстанда контрактниклар, Оборона министрлыгы түли торган 400 мең сумнан чыгып, бер тапкыр 1,4 миллион сум алачак.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда контрактникларга бер тапкыр 2,8 миллион сум түлиләр. Бу суммага республика Хөкүмәтеннән – 2,1 миллион, Оборона министрлыгыннан – 400 мең һәм муниципалитетлардан – 300 мең сум керә. Хезмәткәрләре СВОга киткән предприятиеләр аларның эш урынын саклап кала һәм хезмәт хакы түли.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү