Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге обътекларны карады.
Башта ул Бауман урамы астында җир асты галереясында булды. Әлеге галереяның “Кремль” метро станциясеннән алып Чернышевский урамы белән киселешкә кадәр сузылган өлеше шәхси инвесторларга карый. Рөстәм Миңнехановка әлеге урынны ни рәвешле итеп файдаланып булуы турында сөйләделәр.
Шуннан соң Татарстан Рәисе “Щетинкин йорты”н карады. Хәзерге вакытта Бауман урамы, 32-34 йорт адресы буенча урнашкан ике бинадан торучы бу объектта авариягә каршы эшләр башкарыла. Рөстәм Миңнехановка әлеге комплексны реставрацияләү проекты турында сөйләделәр.
Моннан тыш, Татарстан Рәисенә Бауман урамы астында урнашкан галереяның Казан башкарма комитетына карый торган өлешен күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, әлеге урынны оештыру өчен яңа фикерләр һәм проектлар кирәк. Ул бу мәсьәләне тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында карарга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов җәяүлеләр йөри торган Бауман урамыннан да узды. Урамның үзенә һәм анда урнашкан биналарның тышкы кыяфәтенә бәя бирде. Аерым алганда, Татарстан Рәисе “Матбугат йорты”ның тышкы фасадын яңартырга кушты.
Шуннан соң Рөстәм Миңнехановка хәзерге вакытта реставрация һәм ремонт эшләренә ябылган Казан яшь тамашачы театры бинасын күрсәттеләр. Әлеге бина – Казандагы иң борынгы театрларның берсе. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әлеге объектта эшләрнең шактый күп булуын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, эшләү тизлеген киметмичә, объектны вакытында кулланылышка тапшырырга йөкләмә бирде.
Татарстан Рәисе Камал театрының яңа бинасы янында ачылган яңа балалар мәйданчыгын да күрде. 4200 кв метр мәйданы булган әлеге яңа урында төрле яшьтәге балалар өчен 8 уен зонасы бар.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов “Казан зообакчасы”нда (Һади Такташ урамында урнашкан иске зоопарк) булды. Ул «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фондына «Татинвестгражданпроект» белән берлектә мондый объектларны файдалануның һәм реставрацияләүнең дөньякүләм һәм Россия тәҗрибәсен өйрәнергә һәм әлеге территорияне яңартырга кушты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat