Татарстанда грипп һәм ОРВИ сезоны тәмамланган

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән массакүләм төстә чирләү чоры төгәлләнгән.

Роспотребнадзорның Ттатарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләп үткән.
“Хәлләр тыныч. Чирләүчеләр саны эпидемия баскычыннан 33 процентка түбән. Узган атнада нибары 25 грипп очрагы теркәлде. Барлык чир очракларының нибары 16 процентын тәшкил итә бу”, – дигән Любовь Авдонина.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү