Татарстаннан СВОда катнашучыларның гаиләләре «Алтын боҗра» буйлап сәяхәт кылган

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен “Тур для СВОих” Бөтенроссия социаль туристлык маршруты узган. Ул илнең 12 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләрне берләштергән. Сәяхәт 30 майдан 1 июньгә кадәр дәвам иткән. Әлеге проект, “Алтын боҗра”га керүче тарихи шәһәрләр белән танышу һәм актив ял итү аша, махсус хәрби операциядә катнашучыларның психологик сәламәтлеген ныгытуга, социаль мохиткә җайлашу, тергезүгә ярдәм итүдә мөһим адымга әйләнгән.

Турда катнашучылар Ярославль, Сергиев Посад һәм Мәскәү шәһәрләрендә булган. Ярославльдә аларны төбәкнең социаль коммуникацияләр министры Дмитрий Юнысов каршы алган. Шәһәрнең 1015 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтүдә катнашу мөһим вакыйгага әйләнгән.
Рухи яктан тергезү аерым игътибар үзәгенә алынган. СВО ветераннары Сергиев Посад шәһәрендә балалар белән бергә, буыннар дәвамчанлыгын гәүдәләндереп, агачлар утыртканнар. Шулай ук тарих һәм рухи традицияләр белән элемтәләрне ныгыту өчен мөһим урында – Свято-Троицкая Сергиева Лавра монастыренда булганнар.
Маршрут Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында “Песни, опаленные войной” гала-концерты белән тәмамланган.
Ярославль өлкәсе губернаторы Михаил Евраев маршрутларны киңәйтү нигезендә проектны үстерүгә ышаныч белдергән. Пландагы юнәлешләр арасында Татарстан Республикасы да бар. Хәрбиләр, ватанпәрвәрлекне ныгыту, СВОда катнашучыларның гаиләләренә социаль ярдәм итү буларак, программаның әһәмиятен югары бәяләгән. Проект, илне саклаучыларыбызны һәм аларның якыннарын кайгыртуны гәүдәләндереп, Мәскәү, Чиләбе, Курск, Сахалин, Калуга, Свердловск өлкәләреннән, Донецк халык республикасыннан, шулай ук Башкортстан, Коми, Бурятия, Дагыстан һәм Татарстаннан катнашучыларны берләштергән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү