Бердәм дәүләт имтиханы – балаларның белемен бәяләүнең бик яхшы алымы түгел, чөнки ул гомуми фәннәргә түгел, бәлки аерым фәннәргә генә игътибарны туплауга мәҗбүр итә.Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Алдынгылар хәрәкәте”ндә катнашучылар белән очрашуда шундый фикере белән уртаклашкан.
“БДИгә карата мөнәсәбәтем – тискәре. Мәктәп төп белемнәр бирергә тиеш. Ә имтихан тапшыру өчен конкрет фәннәрне сайлаганда, бөтен игътибар шуларга китә. Бу тормышта сиңа нинди фәннең барыннан да күбрәк кирәк булачагын беркайчан да белеп булмый”, – дигән ул.
Рөстәм Миңнеханов мәктәптә укыганда чит телләргә һәм химиягә игътибар биреп җиткермәвен, менә хәзер эшендә нәкъ менә шуларның кирәк булуын әйткән.
“Кеше барысын да белергә тиеш. Гел “5”легә генә укырга кирәк, дигән сүз түгел бу. Баш мие һәрвакыт эшләргә тиеш. Кеше бөтен гомере буе укырга тиеш”, – дип басым ясап әйткән Татарстан Рәисе.
Ул балаларны БДИдә аз балл җыйган очракта кәефләрен төшермәскә чакырган. Тормышыгызда болай да бик күп төрле имтиханнар булачак әле, дигән ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat