Волгоград трактор заводында практика узу чоры Рөстәм Миңнехановның рәсми төстәге тәүге эш урынына әйләнгән. Казанда “Татарстан – Мордовия” форумында “Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар” белән аралашу вакытында Татарстан Рәис шул хакта сөйләп үткән.
“Тәүге рәсми эш урыным икенче курста укыган чагында Волгоград трактор заводында практика узганда булды. Анда әйбәт кенә акча эшләдем. Акчаны өйгә алып кайттыммы, әллә шунда ук тотып бетердемме – анысын хәтерләмим инде”, – дип елмайган Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның җәендә “Алдынгылар хәрәкәте”н оештыру турында Указга кул куйды. Бөтенроссия оешмасының Татарстандагы бүлегенә республика Яшьләр эшләре элекке министры Тимур Сөләйманов җитәкче итеп билгеләнде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елның 14 февралендә “Алдынгылар хәрәкәте” белән берлектә эшләү өчен Республика координация советын оештыру турында указга кул куйды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat