Шәһәр урамнарындагы электр самокатлары аларны йөртүчеләрнең үзләренә дә, тирә-юньдәгеләргә дә куркыныч белән яный. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда “Татарстан – Мордовия” форумында “Алдынгылар хәрәкәте”ндә катнашучылар белән очрашуда шул хакта сөйләп үткән.
“Теләсә кайсы транспорт чарасы – шул исәптән электр самокатлары хәрәкәте дә юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә җайга салынырга тиеш. Кызганычка, аларда йөрүче үсмерләр үзләре дә җәрәхәтләнә, өстәвенә башкаларга да куркыныч тудыра. Мин урамнарда электр самокатларына бик тискәре мөнәсәбәттә торам. Шәһәр үзәгендә – халык күп йөри торган урында аларны рөхсәт итү зур хата булды. Самокатта йөрү өчен махсус урын булдырылырга тиеш”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.
Ул үсмерләрне электр самокатлары урынына велосипедларга өстенлек бирергә чакырган.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның җәендә “Алдынгылар хәрәкәте”н оештыру турында Указга кул куйды. Бөтенроссия оешмасының Татарстандагы бүлегенә республика Яшьләр эшләре элекке министры Тимур Сөләйманов җитәкче итеп билгеләнде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елның 14 февралендә “Алдынгылар хәрәкәте” белән берлектә эшләү өчен Республика координация советын оештыру турында указга кул куйды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat