Татарстан районнарында илкүләм проект буенча агротехнология сыйныфлары булдырылачак

Татарстан районнарында «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты буенча агротехнология сыйныфлары булдырылачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«Аларны булдыруның максаты – гомуми белем бирү оешмасы, профильле югары уку йортлары, профильле көллиятләр һәм эш бирүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге хисабына агросәнәгать комплексы өчен кадрларны өзлексез әзерләү системасын формалаштыру», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Агротехнология сыйныфларында, эш бирүчеләрнең агросәнәгать комплексы белгечләренә ихтыяҗын исәпкә алып, профильле фәннәрне тирәнтен өйрәнү каралган. Алар 7-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары өчен төзелә.

Агротехнология класслары «Генетика һәм үсемлекләр селекциясе», «Нәтиҗәле терлекчелек һәм заманча азык», «Киләчәк кошчылык: технологияләр һәм идарә», «Умартачылыкның заманча технологияләре», «Аквакультура», «Биотехнологияләр һәм азык җитештерү», «Чәчәк үрчетү» һәм «Агроинженерия» белгечлекләре буенча бүленәләр.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү