Россия Герое Татарстаннан Дамир Гыйлемхановның әтисе, Рәшит Гыйлемханов вафат булган. Бу хакта геройның әнисе Ленария Гыйлемханова үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Ул ире белән улының фотосурәтен урнаштырып: «Сез очрашкансыздыр инде, кадерлеләрем», — дип язган.
«Татар-информ»га билгеле булганча, Рәшит Гыйлемханов каты авырудан Израильдә вафат булган.
Узган ел Рәшит Гыйлемханов «Герой атасы» фотопроектында катнашкан. Ул үзенең мәрхүм улының портреты белән фотога төшкән. «Сез һәрвакыт минем белән горурланачаксыз» — бу фраза хәзер минем улымны гәүдәләндерә. Һәм без аның белән горурланабыз», – дигән ул.
Дамир Гыйлемханов 2022 елның 7 мартында 22 яшендә һәлак була. Ул т-72Б1 танкында механик-йөртүче вазифасын башкара. Экипаж шулай ук татарстанлы Дамир Исламов һәм Амур өлкәсеннән наводчик Иван Цивуннан торган. Бронегруппа составындагы танкистлар дошманның ныгытмаларын штурмлыйлар. Алар озак вакытлы ут ноктасын һәм унлап ВСУ сугышчысын юк итәләр. Ләкин бәрелеш вакытында танкка «Молотов коктейле» эләгеп, ут каба. Экипаж утны сүндерә, алар яңадан сугышка ташланалар. Алар юлында берьюлы дошманның биш танкы пәйда була. Дамир Гыйлемханов һәм аның хәрбин иптәшләре аларның дүртесен юк ит, әмма бишенчесе аларның танкына үлем китерә — танкның бөтен экипажы һәлак була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat