Рөстәм Миңнеханов балабан балаларына исем сайлауда ярдәм итүне сораган

Татарстанда соңгы 50 ел эчендә лачынның сирәк очрый торган төре – балабан “бәбиләре” дөньяга килгән. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында язылучыларына кошчыкларга исемнәр уйларга тәкъдим иткән.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ике кош туган. Берсе – ата икенчесе – ана кош. Хәзер алар ясалма ояда ныгый, көч җыя. Бер атнадан кошчыкларны иреккә җибәрергә уйлыйлар.
“Әлегә исә балабаннарга исемнәр уйларга кирәк. Сездән фикерләр көтәм. Нинди исем әйтсәгез, шуны кушачакбыз”. – дип йомгак ясаган сүзенә Татарстан Рәисе.
Исегезгә төшерәбез: “СИБУР” компаниясе белән Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә Россия Идел-Кама төбәгендә лачын-балабан популяциясен торгызу проекты гамәлгә ашырылып килә. Бу башлангыч “Экологик иминлек” илкүләм (милли) проекты максатларына туры килә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү