Эльмира Зарипова Социаль хезмәткәрләр көне белән котлады

8 июньдә Россиядә Социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Аларны Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады.

“Ярдәмгә мохтаҗларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтеп, социаль хезмәткәрләр кешеләргә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәләр, яхшылыкка өмет һәм ышаныч бирәләр”, – диелә котлауда.

Бүген Татарстандагы 112 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 9,9 мең социаль хезмәткәр эшли. Социаль яклау органнары тарафыннан барлыгы 50дән артык төр хезмәт күрсәтелә. “Социаль хезмәткәр эше профессиональлек кенә түгел, ә йөрәк җылысы, сабырлык һәм мәрхәмәтлелек таләп итә. Тармак белгечләре халыкның төрле категорияләре белән эшли: ветераннар һәм инвалидлар, балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр. Ел саен республикада социаль хезмәткәрләр хезмәтеннән 229 мең татарстанлы файдалана”, – ди Эльмира Зарипова.

Министр әйтүенчә, бүген халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, гаиләләр һәм балаларның иминлеген тәэмин итү, өлкән буынның актив озын гомерлелек чорын озайту буенча мөһим бурычларны «Гаилә» илкүләм проекты хәл итә. Социаль тармак вәкилләре илкүләм проект программаларын гамәлгә ашыруда актив катнаша, татарстанлыларга мөһим дәүләт инициативаларының өлеше булырга ярдәм итә. “Хөрмәтле тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Һәрберегезгә эшегезгә тугрылык, ихласлык һәм фидакарьлегегез өчен рәхмәт белдерәм. Күңелләрегездә һәрвакыт кылган эшләрегездән җылылык һәм шатлык яшәсен. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим”, – дигән ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү