Владимир Путиннан үлем җәзасын тыюны юкка чыгару мәсьәләсен каравын сораганнар

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов Россия Президенты Владимир Путиннан үлем җәзасына карата Россия Конституция суды позициясен яңадан карауны сораган. Биредә сүз иң катгый җәза төренә мораторийны юкка чыгару турында бара, дип яза “ТАСС”.

“Сездән үлем җәзасын билгеләүгә һәм җәзаны үтәтүгә карата хокукый позицияне яңадан карау мөмкинлеген күздә тотуыгызны сорыйм”, – дип язган парламенчы үзенең хатында.
Миронов фикеренчә, ил иминлегенә янау шартларында халыкның иминлеген, мөстәкыйльлекне саклау шартларын көчәйтергә, террорчылыкка каршы көрәшү механизмнарын яңадан карарга кирәк. Депутат сүзләренә караганда, Конституция Суды үз карарларында нигез итеп алган халыкара йөкләмәләр үзенең актуальлеген җуйган инде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү