Казанда торакны арендалау бәясе төшкән

Ел башыннан бирле Казанда торакны озак вакытка арендалау бәясе 9,7 процентка кимеп, майда уртача 45 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта “Татар-информ” “Яндекс Аренда” сервисы белгече мәгълүматларына таянып яза.

“Фатир-студияләрне арендага алып тору хакы 17 меңнән 85 мең сумга кадәр тәшкил итә. Бер бүлмәле фатир – уртача 38 мең, ике бүлмәлесе – 50 мең, өч бүлмәлесе – 75 мең сумга арендага бирелә”, – дип сөйләп үткән белгеч агентлык хәбәрчесенә.

Бәя төшүнең сәбәбе – күчемсез милек базарында тәкъдимнәрнең артуы. Ягъни фатирларны, шул исәптән икенчел торак базарында сатылмыйча ятканнарын да арендага күбрәк бирә башлаганнар дигән сүз.

Гомумән, ел башыннан бөтен Россия күләмендә аренда хакы 8 процентка кимегән. Май аенда Воронежда, Түбән Новгород. Екатеринбург, Красноярск шәһәрләрендә аренда бәясе барыннан да күбрәккә кимегән. Ә менә Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә, киресенчә, бәя үсү күзәтелә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү