Мазут агу сәбәпле ял итү өчен яраксыз дип табылган Кара диңгез курортларын атап үткәннәр

Җәен Татарстанда яшәүчеләрнең байтагы Кара диңгез буйларында ял итеп кайтуны күздә тота. Әмма диңгезгә мазут агу сәбәпле, кайбер пляжлар ябык булачак. “Татар- информ” кайсы районнарда су коенырга катгый төстә тыелуын белешкән.

Кырым ярымутравы пляжларында су коену бернинди дә хәтәр белән янамый. Шуңа күрә бу төбәккә сәфәр кылырга ниятләүчеләр кыю төстә юлга чыга ала. Кубань якларына килгәндә, Новороссийск шәһәре яр буеннан алып көнчыгышка таба барлык пляжлар ял итү өчен яраклы дип табылган. Шулай итеп, туристларга Адлер, Геленджик һәм Сочи курортларында бернидән шикләнмичә диңгездә коенырга мөмкин.

Оперштаб мәгълүматларына караганда, Анапа һәм Темрюк районы пляжлары әлегәчә пычрак булып кала. Биредә әле һаман яр буйларын мазуттан чистарту дәвам итә.
Темрюк районында Волна һәм Веселовка бистәләре арасында диңгездә су коенырга ярамый.
Анапада Веселовка бистәсеннән алып Утриш тыюлыгына кадәр суга керү тыелган.
Югарыда атап үтелгән районнарда диңгездә коену гына түгел, бәлки яр буйларына, пляжларга килү дә тыела. Кубаньга юл тотарга ниятләүчеләргә ял итү урынын сайлаганда шуларны исәпкә алырга кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү