6 июньдә башкалада Корбан-фест бәйрәме узачак. Казансу яр буенда һәм «Елмай» паркында зур чарага килүчеләрне бүләкләргә күмәчәкләр.
Оештыручылао сүзләренә караганда, балалар арасында көрәш бәйгесе узачак, ә җиңүчегә тәкә бүләк итәләр. Шулай ук яулык бәйләү буенча мастер класс узачак. Яулыкны исә бүләк итеп бирәчәкләр.
Бәйрәмгә төп кунак булып Салават Фәтхетдинов киләчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat