“Һәркем шулай эшли ала”: җырчы Алсу ничек итеп кыенлыкларны җиңүе турында сөйләгән

Россиянең атказанган артисты, популяр җырчы Алсу социаль челтәрләрдә кыенлыкларны ничек җиңүе турында сөйләгән. Исегезгә төшерәбез: артист 18 ел бергә яшәгәннән соң ире белән күптән түгел генә аерылышты.

– Ниндидер кыенлыкларга карамастан, ничек үзеңне уңай дулкында сакларга? Күп еллар буе сыналган ысулым бар. Ул болай: музыка кабызасыз, бер генә минутка да мөмкин. Ышаныгыз, һәркем шулай эшли ала. Һәм инде бер минутка башыңны җүләргә салып, теләсә ничек биисез, сикерәсез, – дип киңәш иткән Алсу.

Эстрада йолдызы әле күптән түгел генә җырчы Ева Власованың “Танцуй вопреки” челленджында катнашкан. Һәр көнне 1 минут вакытын биюгә багышлавы шуннан башланып киткән.
– Мин биюче түгел, искитәрлек биимим (миндә башка талантлар бар), әмма мин шуны аңладым: һәр көн саен эшләргә кирәк моны! Биегәндә, гәүдәбез, эмоцияләребез, шатлык-сөенечләребез эшкә җигелә, башыбызда ачык уйлар барлыкка килә! Моны сезнең өчен кемнеңдер эшләвен көтмәгез! Без үзебез үк – үз тормышыбызны, үз бәхетебезне булдыручылар! Чыннан да шулай бу, миңа карап та аңларга була моны! P.S. Акылдан язган, дип уйламагыз, мин бәхетле – бары шул гына, ә хейтерлар үзләренең зар-моңнары һәм депрессияләре белән банга гына очачак, – дип язган җырчы.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү