5 июнь көнне Казанның «Алтан» мәчетендә 84 метр тирәнлектәге кое ачыла

Әлеге кое мәчеттә эшләүче Гәрәфи бабай исемен йөртәчәк.

Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Алтан» мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин әйтүенчә, Корбан Гаете алдыннан Гарәфә көне бик матур чара узачак.
-Гарәфә көнне мөселманнар ураза тотса, узган һәм киләсе елның гөнаһлары гафу ителә, дип әйткән пәйгамбәребез, – диде Ирек хәзрәт.
Гарәфә коесы ифтарга яки Ахшам намазына ярты сәгать кала ачылачак.

-Әлеге артезиан суы чыга, бу безнең мәчетнең социаль проекты. Бөтен кешеләр, төрле дин вәкилләре ул суны алып китә ала,
диде Ирек Җиһаншиин

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү