Көрәшче Нургалиевларның әнисе: «Әтиләренә рәхмәт, малайлар өчен бик тырышты»

Көрәшче Нургалиевлар гаиләсен Актанышта гына түгел, бөтен республикада беләләр. Әтиләре Ришат, уллары Руслан, Рөстәм һәм Раббани – танылган көрәшчеләр, тренерлар. Яңа Әлем авылына юлыбыз төшкәч тә, аларның капкаларын какмый китә алмадык. Тик бу юлы без егетләрнең әниләре Лениза ханым белән күрештек. Батырлар үстергән әни белән бала тәрбиясе турында сөйләштек.

Ришат абый белән Лениза апаның гаилә коруларына быел 39 ел булган. Өч ул һәм бер кыз тәрбияләгән бик матур гаилә алар. Гаилә башлыгы Ришат Нургалиев – Россиянең һәм Татарстанның атказанган тренеры.

– Ришат кечкенәдән үк көрәш белән шөгыльләнгән. Әти-әнисе бик теләгәч, урманчылык буенча укыган. Укуны тәмамлагач, 10 ел һөнәре буенча эшләде. Әмма барыбер үз эзенә әйләнеп кайтты. Мәктәптә физкультура укытырга кеше кирәк булгач, Ришатка әйттеләр. 10 ел физкультура укытты. Балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләде, көрәш серләренә өйрәтте. Әлегә кадәр спорттан киткәне юк. Гел эштә, хәрәкәттә, – ди Лениза ханым.

Уллары да әтиләре юлыннан киткән. Олысы Руслан – Россиянең спорт остасы, хәзер тренер булып эшли. Ул – Әлмәтнең Тайсуган авылында мәктәп директоры. Рөстәмнәре – Сабан туйларында һәм күп кенә милли көрәш бәйгеләрендә үз авырлыгында җиңүче, Татарстан чемпионы. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Мисырда яши, дин сабаклары ала. Кече уллары Раббани – көрәш буенча Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы. Россиянең халыкара класслы спорт остасы. Кызлары Регина да кечкенә вакытта спортка тартылган. Теннис, йөгерүдә гел беренчелекне бирмәгән, сәнгать белән дә кызыксынган. Хәзер исә медицина өлкәсендә эшли.

– Малайларның өчесе дә көрәш буенча зур уңышларга иреште, абруйлы титулларга ия булдылар. Сабан туйлары җиткәндә, әтиләре өч малайны да йөгерергә алып чыгып китә иде. Хәзер дә ул аларны контрольдә тота, киңәшләрен бирә. Спорт имгәнүләрсез генә булмый. Шуңа күрә башта бик нык курка идем. Балаларны көрәшкә кертеп җибәрергә бөтенләй дә ризалыгым булмады. Үзем сәнгатькә, иҗатка якын кеше булгач, шул юнәлештә алып китәсем килгән иде. Тырышып та карадым. Малайлар биюгә дә йөрделәр, тик аннан чыгалар да, кача-поса әтиләре янына спорт залына кереп китәләр. Шулай итеп, барыбер көрәш дөньясында калдылар. Көрәшне әле дә карарга яратмыйм. Бервакытта та мәйданны тыныч күңел белән күзәткәнем булмады. Ләкин җиңү белән кайтсалар, алар өчен ихластан сөенә идем.

Балалары өчен курку, борчылу булса да, спорт аларда дисциплина, ихтыяр көче тәрбияләде, дип саный әниләре.

– Әтиләренә рәхмәт. Малайлар өчен бик тырышты. Спорт, сәнгать белән шөгыльләнгәч, балаларның урамда йөрергә вакытлары да булмады. Балаларыбыз тәрбияле, иманлы, акыллы булып үстеләр. Әтиләре көрәшне бик яраткач, улыбызга да исемне Минзәләнең атаклы көрәшчесе Раббани Гайфуллин хөрмәтенә куштырды. Мин ризалык бирмәгән идем. «Кеше гаҗәпләнер, бала оялыр», – дидем. Тик үсеп җиткәч, Раббани үз исеме белән горурланды гына. Бервакыт адаш абыйсы улыбызга: «Танылган көрәшче булмыйсың икән, минем исемне йөртмә», – дигән булган. Улыбыз аның турнирларына барып, гел беренче урыннарны алып кайта иде.

Дингә килүләренә дә олы уллары Руслан сәбәпче булган. Ул башта үзе намазга баса, аннан соң үз артыннан туганнарын ияртә.

– Шөкер, бүген үзебез дә, килен, кияүләребез дә иман юлында. Балаларның барысы да бик акыллы, тәрбияле, гыйлемле. Кода-кодагыйларыбыз белән дә якын итеп аралашабыз. Бердәм, дус, тату булганыбызга сөенеп туя алмыйм, – ди Лениза ханым.

Хәзерге вакытта өлкән буын уллары Раббани, киленнәре Сөмбел белән төп йортта яши. Күптән түгел генә яшьләрнең бәхет төенчекләре – кызлары дөньяга аваз салган. Бу – Нургалиевларның сигезенче оныклары. Тугызынчысын көтәләр.

– Без балаларны: «Син болай бул, тегеләй бул», – дип түгел, хезмәт белән тәрбияләдек. Нинди генә эш булса да, гел бергә, бердәм булып эшләдек. Күңелле ял итә дә, эшли дә беләбез. Бала тәрбиясендә иң элек үзең үрнәк булырга кирәк. Алар инде – сине күчереп кенә баручы. Балаларга әткәй-әнкәй, әби-бабай тәрбиясе дә эләкте. Дин тәрбиясе алардан да килгәндер. Аннан соң, мин балаларны һәрвакыт «Әтиегез» дип тәрбияләдем. Гаиләдә әтиебезне баш, хуҗа итеп куйдым. Алар өчен әти сүзе бер булды, аның сүзеннән чыкмадылар, – ди бәхетле хуҗабикә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү