Риман Гыйлемханов: «Чеп-чи татар авылына мондый корама тел каян килгән?»

Бер авылда сугышта һәлак булганнар истәлегенә обелиск куйганнар. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап куелган шактый биек бу ташка исем-фамилияләр язылган. Изге эш эшләгәннәр, рәхмәт. Тик менә исемлекне карый башлагач, артыма «лып» итеп утырмасам да, гаҗәпләнеп калдым. Ватан өчен һәлак булганнарның фамилияләре русча катыш татарча язылган иде: Гилязов, Ахметов, Хайрутдинов… Бу исемлекне кем төзегән, кем раслаган икән? Авылын әйтмим, районын да. Чеп-чи татар авылына мондый корама тел каян, ничек килеп кергән икән? Рәсми язуларда һәр хәреф, һәр сүз дөрес язылырга, моның өчен кемдер җавап бирергә тиештер бит! Дусларга мин дә «Ахмет», «Хабирчик» дияргә могу инде, тик бу между нами, үзара, шаяртып кына.

«Тел күрке – сүз», – дибез, ә хәзер сүзләр телнең абруен төшерә башлады кебек. Җөмлә төзегәндә тиешле сүз таба алмый интегәбез һәм, аптырагач, «белемле» икәнлегебезне күрсәтеп, русчага күчеп алабыз.

Концерт караганда конферансьеларның теленә игътибар итәсезме? Беренчедән, фамилияләрне бозып әйтүдә аларның да өлеше бар. Бөтенесен дә бер калыпка салып сөйләмим, әмма, мәсәлән, затлы җырчыбыз Римма Ибраһимованы сәхнәгә чакырганда «Ибрагимова» дип әйтүләрен ишеткән бар. Урыслар ни өчен татарчага күчкәләп алмый? Птамушты-чөнки, татар теле алар өчен дәүләт теле түгел, аларга якаларыннан алып: «Говори по татарски», – диюче булмаячак. Безне дә якадан алмаслар үзе, чөнки без – урысларга, ягъни илдәшләргә болай да хөрмәт белән карарга күнеккән халык. Шул ук вакытта үзебезне хөрмәт итмәү безгә берни дә тормый. Чөнки милли горурлык хисләре җитенкерәми. Сүзләрен бераз үзгәртеп, «телне чүпләү  кайгымыни, башка кайгы килмәсен…» – дип җырлап җибәрергә дә күп сорамабыз.

«Башка кайгы» диюем «бүтән кайгы» дигән мәгънәдә инде. Уйласаң, уелып китәрлекләр бар бит!  Бер түбә астында, төрле халыкларның тату гаиләсе булып яшәгәч, бер-береңнән үрнәк алу табигый. Еш кына кайбер йола-гадәтләрне, бәйрәмнәрне дә уртак итәбез. Ә менә «уртак тел» була аламы?

Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен заманында рус теле турында: «Бар халыклар өчен якын бер тел, матур да ул, саф та, көчле дә…» – дип язган иде. Әмма бар халыклар өчен «уртак тел» димәде. Чөнки һәр халыкның туган теле – ана теле. Ә әни бер генә була.

Димәк, туган телдән ваз кичәбез икән, ул анадан баш тарту булмыймы? Яуда башын салганнар истәлегенә куелган ташны янә искә төшергәч, башыма мондый уйлар килде. Әгәр Ватан уллары терелеп, әлеге таш янына килсәләр һәм русчалатып язылган фамилияләрне укысалар, ни диярләр иде икән? Мөгаен: «Кемнәр икән бу? Кайсы авылныкылар? Безнең авылда мондый фамилияле кешеләр юк бит!» – диярләр иде. Ә без аларга ничек дип җавап бирербез? Вәт бит вапрус! Әлеге язманы газетага бирер алдыннан бер дустыма күрсәткән идем. Укып чыкты да: «Син бу темага язган идең бугай», – диде. «Әйе, тик тел мәсьәләсе турында көн саен язып-тукып торсаң да таманга киләдер дип уйлыйм», – мин әйтәм. «Да, син прав», – ди бу.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү