Казан федераль университетының элекке ректоры Илшат Гафуровның адвокатлары үтерү оештыру турында эш буенча чыгарылган хөкем карарына апелляция тапшырганнар. Бу хакта “ТАСС” Мәскәүнең Савеловский район суды мәгълүматларына таянып яза.
Гафуров Алдан килешенеп, ялланган бер төркем затлар тарафыннан үтерү” статьясы буенча гаепле дип танылган.
Исегезгә төшерәбез: Мәскәү суды, КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровны гаепле дип танып, аңа 22 елга катгый режимдагы колония җәзасын билгеләде.
Шул ук вакытта суд 3 гражданлык дәгъвасы буенча 20 шәр миллион сумлык мораль зыян түләтү турында карар чыгарган. Илшат Гафуров гаепле булмавын берничә тапкыр белдергән һәм судтан үзен аклауларын сораган.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, Гафуров 1999 елда эшмәкәр Исрафиловны үтерергә заказ биргән. Эшмәкәр Алабуга шәһәр советы депутаты булган һәм ул чагында Алабуга башлыгы вазыйфасын биләгән Гафуровны халык алдында тәнкыйтьләгән. Исрафиловны 1999 елда Мәскәүдә ЦСКА комплексы янында атып үтергәннәр.
Гафуров 2010 елдан 2021 елга кадәр – үзен кулга алганчы КФУ ректоры вазыйфасын биләде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat