Россия Үзәк банкының Директорлар советы әгъзалары 6 июньдә узачак утырышта ставканы 21 проценттан 19 процентка кадәр киметергә мөмкин. «Татар-информ»га мондый фаразны Финанс аналитиклары һәм риск-менеджерлар гильдиясе советының күзәтчелек советы әгъзасы Александр Разуваев бирде.
«Базар Үзәк банк ставканы 21 проценттан 20 процентка кадәр киметәчәк дип саный. Әмма мин 19 процентка кадәр киметергә мөмкин, дип уйлыйм. Бу җомга көнне булачак», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Регулятор төп ставканы киметү сәбәпле, 5 яки 6 июньдә доллар курсы арта башларга мөмкин, дип өстәде белгеч.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat