6 июньдә Казанда узачак Корбан-фестта 10 мең кеше килер дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ”да узган очрашуда “Ният” фонды җитәкчесе Нияз Усманов сөйләде.
– Быел бәйрәм зур мәйданда узачак. Казан яр буе һәм “Елмай” паркында олылар өчен дә, балаларга да урын җитәчәк. Ир-егетләр чөен махсус уеннар булса, хатын-кызларга гаилә, сәламәтлек, Казан тарихы турында лекцияләр тыңларга мөмкин булачак. Алар өчен аерым бер шатер куелачак, – ди Нияз Усманов. – Бездә узучы бәйрәмгә башка җирдә тиңнәр юк. Ел саен чарага 10 меңнән артык кеше килә. Быел тагын да күбрәк булыр кебек. Шуны әйтә алабыз – бәйрәмнән берәү дә буш китмәячәк. Бүләкләр дә, уеннар да күп булачак. Ярминкәләр дә эшләячәк.
Корбан-фест 6 июнь көнне көндезге икедә башланып, кичке алтыга кадәр дәвам итәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat