Алар икесе дә тугач ук бии башлаган. Казан укучылары Марсель Салмин белән Адель Әхмәтвәлиев биш ел парлап чыгыш ясый. Күптән түгел алар спорт акробатикасы буенча “Юность Поволжья” Татарстан Кубогында да катнашкан. Егетләрнең уңышлары турында без дә кызыксындык.
– Улыбыз акробатика белән 5 яшьтә үк шөгыльләнә башлады. Тренер, бакчага килеп, сәләтле балаларны сайлап алды. Башта Адель футбол, акробатика, гамәли сәнгать түгәрәкләренә йөрде. Бер-ике елдан соң акробатиканы гына калдырды. Күңеленә якын булгандыр, күрәсең, – ди Адельнең әнисе Наталья. – Марсель белән Адель “Беренче” өстәмә белем бирү үзәгенә йөри. Шул ук вакытта “Виктория” акробатика коллективында да катнашалар. Башта дүрт малай чыгыш ясаган иде. Алар таралышкач, икесе генә калды. Түгәрәккә атнага алты тапкыр барсалар да, арыдым, димиләр. Марсель әле 3 яшькә кечерәк тә. Улыбыз мәктәптә дә “5ле”гә генә укый. Быел 9 нчы сыйныфны тәмамлады. Татар теленнән дә имтихан тапшырды. Әтисенең туган телен онытмый.
Соңгы елларда акробат егетләр нинди генә ярышларда катнашмаган. Алар арасында республика, илкүләм, халыкара бәйгеләр дә бар. Узган ел Санкт-Петербургта узган конкурста беренче урынны яулаганнар. Түбән Новгород, Самара, Тольятти һәм башка шәһәрләрдә узган ярышларда да сынатмаганнар. “Бию безне туйдырмый”, – ди егетләр.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat