“Сәламәт тешне алганнар”: стоматология клиникаларыннан зарланучылар арткан

Роспотребадзорның Татарстан буенча идарәсенә кабул ителүче шикаятьләрнең байтагы стоматология хезмәтләренең сыйфатсыз булуына бәйле. Ведомство җитәкчесе Марина Патяшина “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләп үткән.

“Кешеләр теш табибларының диагнозны дөрес куймауларына һәм дәвалау ысулларына зар белдерә. Бу зарлар сәламәтлеккә җитди зыян салу белән бәйле”, – дип билгеләп үткән Патяшина.
Әйтик, табиб бер пациентның авырткан теше урынына сәламәтен алган. Роспотребнадзор дәгъвасы буенча кулланучыны яклап кузгатылган эшне ике елдан артык караганнар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү