Казанда, гомумән, Татарстанда яшәүче һәркем 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләр һәм ишегалларын сайлап алуга йогынты ясарга мөмкин.
Төзекләндерергә кирәк булган парк-скверлар һәм ишегаллары өчен тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Тавыш бирүдә 14 яшьтән зуррак теләсә кем катнаша ала. Күңелегезгә хуш килгән иҗтимагый киңлек өчен Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында яки “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша тавыш бирергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat