Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-атка Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган өчен бер тапкыр түләүне бирмәгәннәр. Бу хакта “KazanFirst” Россия Генераль прокуратурасының телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып хәбәр итә.
Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү чараларын көчәйткән бер мәлдә, түрәләр махсус хәрби операциядә катнашучыны бер тапкыр акчалата түләүдән мәхрүм иткәннәр. “Сөләйман” позывнойлы хәрби үзе сөйләп үткәнчә, ул Чирмешән районында контрактка кул куйган. Хәрби район башкарма комитетына мөрәҗәгать итеп, түләүгә бәйле проблеманың очына чыгарга тырышып караган. Әмма нәтиҗәсе булмаган. Шуннан соң ул Чирмешән районы прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Биредә аңа бер тапкыр түләүне алырга ярдәм иткәннәр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat