Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтүенчә, июнь аенда илнең 80 процент чамасы территориясендә һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын булачак. Әмма кайбер төбәкләрдә температура эсселек буенча рекордлар куярга мөмкин.
Белгеч сүзләренә караганда, Төньяк-Көнбатыш федераль округында: Мурманск һәм Архангельск өлкәсендә, Карелия, Коми Республикасы, Ненец автономияле округында аномаль эссе һава хөкем сөрәчәк. Үзәк федераль округында: Ярославль өлкәсендә дә эссе булачак. Идел буе федераль округында: Пермь крае, Түбән Новгород, Ижевск һәм Киров өлкәләрендә, Башкортстанның төньягында һәм Татарстанның бер өлешендә һава температурасының аномаль җылынуы көтелә. Шул ук вакытта Урал төбәгендә, Россиянең Азия өлеше: Омск, Томск, Кемерово, Новосибирск өлкәләрендә дә бик нык эссе булуы фаразлана.
Калган төбәкләрдә һава температурасы нормадан күпкә тайпылмаячак, дип аңлатып үткән Вильфанд.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat