Авыл халкы: «Кош-корт үстерә алмыйбыз, төлкеләр азды»

«Бу – авыл халкы өчен зур бәла, мәхшәр. Соңгы берничә елда төлкеләр бөтенләй азды. Куркуны да белмиләр, көпә-көндез авыллар, хәтта шәһәрләр эчендә йөриләр». Шактый район халкы белән аралашкач, республикадагы төлкеләргә бәйле вазгыятьнең әнә шундый четерекле һәм катлаулы булуына инандык.

Кошкорт үстерә алмыйбыз

Алабуга районының Юраш, Илмәт авыллары халкы да чакырылмаган урман кунакларыннан иза чигә.

– Узган ел мин эшли торган балалар бакчасы ябылды. Шул территориядә төлке балалаган. Биш баласы белән ишегалдында тәгәрәшеп, рәхәтләнеп үстеләр, – диде Илмәт авылында яшәүче Сөмбел Шакирова. – Хәзер инде алар үрчиләр дә үрчиләр. Алар агачлык арасында да, юл кырыйларында да йөри. Кешедән дә курыкмыйлар. Яннарыннан машина белән кычкыртып узабыз, ник берсе бер урыныннан кузгалсын! Тиздән улым армия сафларыннан кайтырга тиеш. Ул кайтуга дип 20 бройлер алган идек. Узган атнада берсен дә калдырмыйча төлке тотып чыккан. Безнең хуҗалык кына түгел, бик күпләр зыян күрде. Күпләрнең кызыл тавыклары әрәм булды. Кош-корт ала торасың, төлке аларны ашый тора.

Авыл халкы сүзләренчә, әлеге проблема соңгы ике елда бигрәк тә азган.

– Шулар аркасында без кош-корт үстерә алмыйбыз. Җирлек башлыгы да: «Берни дә эшли алмыйм», – ди. Урынын белә торып, азарга мөмкинлек тудырдык. Баштан ук бер чарасын күрергә кирәк иде югыйсә. Алар бит балаларга да ташланырга мөмкин, – дип ачынып сөйләде илмәтлеләр.

Халык соравы буенча җирлек башлыгы Рәзимә Мингалиева белән дә элемтәгә кердек.

– Бу – бер безгә генә түгел, бөтен авылларга кагыла торган проблема, – диде ул. – Әлеге мәсьәлә белән район җитәкчелегенә дә мәрәҗәгать иттек. Шушы көннәрдә авыл уртасында үрчегән төлкеләрне юкка чыгардык. Соңгы берничә көндә күзгә чалынганнары юк, ләкин алар гел күчеп йөргәч, төлкеләр бездә бетте, дип әйтә алмыйм. Күрше Юраш авылында күп, диләр. Ә безнең ара нибары 1,5 чакрым. Ул авыл халкы тагын да зуррак зыян күрә. Бу хәл хәзер генә барлыкка килмәде, кышын да, җәен дә – бер үк проблема. Бигрәк тә соңгы 3–4 елда түзәрлек түгел. Башта ук чарасын күрер өчен төлкенең балалаганын белми калдым. Белүгә үк атна-ун көн эчендә хәл иттек. Авыл эчендә төлкегә атып та булмый бит әле. Ләкин районда безне ишетәләр, мөрәҗәгать итүгә, чарасын күрергә тырышалар.

Төлке фаҗигасе

Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тә төлкеләрнең артуын раслады.

– Хәлләр бик начар. Һәм без, җитәкчеләр, бу очракта көчсез. Без берни дә эшли алмыйбыз һәм эшләргә тиеш тә түгел. Моны бездә берничә ел элек булган фаҗига тулысынча раслады. (Исегезгә төшерәбез: Колаңгы авылында авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов төлке дип белеп, ялгыш бер хатын-кызны атып үтерде. – Авт.) Аучыларга мөрәҗәгать итәбез, алар да җилкә генә сикертә.

Рәмис Хәялиев фикеренчә, авылларда төлкеләр азуның беренче сәбәбе – аны кырда гына атарга рөхсәт булу. Икенчедән, аучыларга төлке атудан бернинди дә файда булмау.

– Төлкене юкка гына хәйләкәр димиләр. Өченче сәбәбе – авылларда ташландык йортлар арту. Буш йортлар тирәсендә биек булып үскән үлән, агач-куаклар – яшеренеп ятарга менә дигән шартлар. Алар шунда оялап, бала үстерәләр. Кыскасы, авылдан чыгып та тормыйлар. Зиратларга да оялыйлар. Менә шулай азынды алар. Дөресен генә әйткәндә, төлкеләр – авыллардагы иң зур проблемаларның берсе, бәла, мәхшәр. Алар бит бер-ике тавык белән генә дә канәгатьләнми. Сарайдагы барысын да ташып бетермичә, һич тынычланмыйлар. Бу бит коточкыч! – дип район өчен авырткан темаларның берсен сөйләде район башлыгы урынбасары.

Гаеп кешенең үзендә дә

Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта Татарстанда 6,1 мең төлке исәпләнә. Әлеге тикшеренүләрнең үз методикасы бар. Монда төп күрсәткеч – җәнлекләрнең эзләре. Комитет белгече әйтүенчә, төлкеләр саны буенча кайсыдыр районны аерып күрсәтеп булмый. Алар бер дәрәҗәдә.

–  Төлкеләрнең саны елдан-ел бераз үзгәреп тора. Узган ел белән чагыштырганда, быел алар 700гә артыграк. Ләкин бу ул дәрәҗәдә зур саннар түгел, чөнки 43 районга бүлсәк, һәр районда 15 җәнлеккә арткан, дигән сүз. Аларныж саны 7,8 меңгә җиткән еллар да булды. Әйе, быел күбрәк, тик рекордлы күрсәткеч түгел, – ди комитетның хайваннар дөньясын мониторинглау бүлеге җитәкчесе Илфат Вәлиев.

Аның фикеренчә, халыкның «төлкеләр артты» дип әйтүенең берничә сәбәбе бар. Беренчедән, басу-кырларда тычканнар кимү сәбәпле, соңгы елларда алар азык эзләп, авылларга якынайган.

– Төлкеләр бик хәрәкәтчән. Көненә 10–12 шәр чакрым юл уза. Халыктан зарлар элек тә килә иде. Төлкенең ризык эзләп, каралты-курага керүе гадәти күренеш инде ул, – ди Илфат Вәлиев. – Хәзер һәр кешенең кулында телефон, камералар бар. Шулай итеп мәгълүмат тарала, күпертелә.

Балтач районы аучысы Хәлим Кәримов та, соңгы елларда «төлкеләр артты» дигән фикерне кире какты.

– Узган ел белән чагыштырганда, быел аларның саны азайды, дип күрәм. Ә авылларда еш күзгә ташлануның сәбәбе аларның активлашу чорына бәйле, – диде ул. – Бала үстергән, бала аерган вакытлары бит. Төп сәбәбе шул. Аларга да бала үстерергә кирәк. Бу вакытта үзләре бик каты йолкыш була. Алар урман эчендә түгел, ә таулы җирдә өн ясый. Ә өннәрен аучылар, этләр бик нык боза. Шуннан соң төлкеләр кайда казырга, кайда ризык табарга уңайлы, шунда килә. Хәзерге төлкеләр кешедән курыкмый. Халык үзе дә әшәке. Бөтен калдыгын теләсә кая чыгарып ташлый. Төлке шуларга кызыгып килә.

Хәзер аучылар Күпфункцияле үзәкләргә барып, юлламаларны үз акчаларына сатып ала. Тик төлке атуның аучыларга бернинди дә файдасы юк.

– Аучылык җәмгыятьләре аучыларга төлкеләрне хисапсыз атарга рөхсәт бирә. Тик шәхси җәмгыятьләрдә юлламаларның бәясе кыйммәт. Әйтик, куян белән төлке ату өчен юллама 10 мең сум тора. Тик аучыларны төлке кызыксындырмый. Чөнки, беренчедән, аның тиресен алмыйлар. Алган очракта да, бик арзанга гына – 200–300 сумга гына алып китәләр. Икенчедән, аны эшкәртү – бик тә пычрак эш һәм аның өстенә котыру авыруы эләктерү куркынычы да бар. Шуңа күрә аткан очракта да, калдырып китәләр. Шәхсән үзем төлкене лицензия алган очракта да ауларга җыенмыйм. Бик уңайлы очрак туры килсә, атарга мөмкинмен, алай эшләгәндә дә, янына якын килмичә китеп барачакмын. Ләкин төлке аулар өчен генә махсус ауга чыкмыйм инде мин, – ди Хәлим Кәримов.

Котыра да, котырта да

Төлкеләр кош-кортларга һөҗүм итеп, матди зыян гына салмыйча, авыру чыганагы да булып торырга мөмкин. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин фикеренчә, соңгы айларда республикада котыру авыруы килеп чыгуның да төп сәбәбе төлкеләр саны артуда.

– Узган елларда төлкеләрне атар өчен бер тапкыр юллама алу җитә иде. Ә быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән закон буенча, бары тик котыру авыруына шик булган төлкеләрне генә атарга рөхсәт ителә. Елына 10 мең төлке юк ителергә тиеш. Узган ел 6 мең тирәсе төлке атылган булса, быел бик күпкә азрак. Атылган һәр төлке өчен 500 сум акча түләнә.

Республикада котыру авыруы соңгы тапкыр 2022 елда ачыкланган иде. Быел кабаттан баш калкытты.

– Төлкенең тешләре бик кечкенә булгач, эзе күренми дә. Ә малга зыян салырга өлгергән була. Быел Әлмәт районының «Кичүчат» хуҗалыгында котыру авыруының ике очрагы теркәлде. Кама Тамагында котырган бурсык кешене тешләде. Биектау һәм Алабуга районнарында песи һәм эт авырды. Аларга да авыру төлкедән эләгә, – диде Габделхак Мотыйгуллин. – Шуңа күрә без бу мәсьәләне контрольдә тотабыз, якын көннәрдә бу турыда зур сөйләшү булырга тиеш.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү