Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре белән килде

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш визиты белән килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чолпон-Ата шәһәре аэропортында аны Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Бакыт Торобаев, Табигый ресурслар, экология һәм техник күзәтчелек министры Медер Машиев, Россия Федерациясенең Кыргызстандагы гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Вакунов каршы алды.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Кыска сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның кар барсын һәм экосистемаларны саклау буенча глобаль программа идарәче комитетының IX утырышында катнашуы планлаштырыла. Шулай ук рәсми очрашулар да булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү