Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унынчы утырышы 11 июньдә узачак. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 30 мәсьәләне, шул исәптән 15 республика законы проектын, 7 федераль закон проектын һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативаларын, шулай ук башка мәсьәләләрне карарга ниятли.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада узган төп вакыйгалар турында сөйләгәндә булачак сайлауларга зур әзерлек барганын искә төшерде. Сентябрьдә Татарстан Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрдә 7,5 меңнән артык депутат сайлыйбыз. «Узган атнада профильле комитет тарафыннан сайлауларны билгеләү турында карар проекты әзерләнде, аны парламент утырышында караячакбыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Закон нигезендә сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә әлеге мәсьәлә унынчы утырышның көн тәртибенә кертелә.
Моннан тыш, алдагы утырышта Татарстан бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты, Җир кодексы, Җирле үзидарә, дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, Иҗтимагый палата һәм башка законнарга үзгәрешләр кертү турында проектлар каралачак. Депутатларга Татарстан Хисап палатасының 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап, Республикада яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Министрлар Кабинеты доклады, Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында мәгълүматы тәкъдим ителәчәк. Хөкүмәт сәгате кысасында Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшчәнлеге турында»гы мәгълүматы тыңланачак.
Депутатлар игътибарына
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унынчы утырышы 11 июнь көнне (10.00 сәгатьтә башлана) Дәүләт Советы утырышлар залында үткәрелә.
Депутатлар Дәүләт Советы бинасында 11июньдә 8.00 сәгатьтән башлап теркәлә.
Белешмәләр алу өчен телефон: 267-63-62.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat