Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда кар барсын саклау форумы кысасында әлеге ил президенты Садыр Җапаров белән очрашты.
Рәис Россия белән Кыргызстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысасында үзара хезмәттәшлекне ныгытуның мөһимлеген басым ясап әйтте. Шул ук вакытта ул кар барсын саклау мәсьәләсенең Татарстанга аеруча якын булуын билгеләп үтте. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, узган елда Татарстан белән Кыргызстан арасындагы товар әйләнеше 138 миллион доллар тәшкил иткән. Соңгы елларда товар әйләнешенең өч тапкырдан күбрәк артуы турында сөйли бу. Шул ук вакытта, республика Рәисе билгеләп үткәнчә, товар әйләнеше структурасы төрлеләнгән, ә Татарстанның кайбер предприятиеләре Кыргызстан базарында уңышлы эшләп килә. Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, “КамАЗ”ның дилерлык челтәренең актив эшләвен искәртте.
Авыл хуҗалыгы техникасын, нефть химиясе продукциясен, автомобиль шиннарын һәм хәләл товарлар җибәрү өстәнлекле юнәлешләр сыйфатында атап үтте.
Кыргызстан президенты, үз чиратында, югары дәрәҗәдәге визитларның илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә әһәмиятле булуын искәртте. Аның басым ясап әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов кар барсын саклау форумында катнашуга чакыру алгач, беренчеләрдән булып килергә теләк белдерде.
Садыр Җапаров Корбан бәйрәме алдыннан очрашуның аеруча әһәмиятен искәртеп, Татарстан халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat